Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанга Испания футболчылары килде

В төркемендәге икенче тур уены 20 июнь көнне Казанда узачак. Матч Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә башлана.

Казанга Испания футболчылары килде. Алар 20 июнь көнне футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында Иран җыелма командасы белән очраша. Матч Kazan-Arena стадионында Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Испания җыелмасының Twitter социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Дөнья чемпионаты вакытында Испания футболчылары Краснодарда төпләнәчәк. Алар биредә яшәп, Россия Премьер-лигасының шул исемдәге футбол клубы академиясендә шөгыльләнәчәк. Төркем этабының беренче турында Фернандо Йерро уенчылары Сочида Португалия җыелмасы белән очрашты. Матч 3:3 исәбенә тәмамланды.

Испания җыелма командасы үз тарихында бер тапкыр футбол буенча дөнья чемпионы булып танылды - 2010 елда Көньяк Африка Республикасында мундиаль финалында Испания футболчылары 1:0 исәбенә Нидерланд җыелмасын отты.

Россиядә узучы Дөнья чемпионатында испаннар төркемдә Португалия, Иран һәм Марокко командалары белән очраша. Казанда Иран футболчыларын җиңгән очракта, алар плей-оффка чыгу бәхетенә ирешәчәк.  

Фото: пресс-служба международного аэропорта "Казань"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев