Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанның «Ак Барс» командасы үз бозларында оештырылган чираттагы серияне тәмамлый

Бүген матч «Татнефть-Арена»да 19.00 сәгатьтә башланачак.

Казанның «Ак Барс» командасы үз бозларында оештырылган чираттагы серияне тәмамлый. Бүген хоккей клубы уенчылары «Татнефть-Арена» бозына Финляндиянең Хельсинки шәһәреннән килгән «Йокерит»ка каршы чыгачак.

Континенталь хоккей лигасында командалар төрле конференцияләр тәкъдим итә. Көнчыгыш конференциядә «Ак Барс» бүген лидерлык позициясендә тора – 16 уенда 13 җиңү. Көнбатыш конференциядә «Йокерит», 15 уенда 6 җиңү яулап, өченче баскычта урнашкан.

Быел үз бозында оештырылган сериядә Татарстан башкаласы командасы бер җиңү яулады – Екатеринбургның «Автомобилист» командасын җиңде һәм Мәскәү ЦСКАсыннан бер җиңелде.

«Ак Барс»ның «Йокерит»ка каршы матчы 17-нче октябрьдә «Татнефть-Арена»да 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә хоккей клубы сайтында.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев