Көрәшчеләргә «именной» машиналар…
Татарча көрәш буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулаган егетләргә БВМ бирерләрме? Әнә бит, Олимпия уеннарында җиңү яулаган спортчыларга инде машиналар кайта башлаган. Безнекеләр кемнән ким…
Татарча көрәш темасын яктырткан месенджерларның берсендә бүген шул хакта сөйләшеп алдылар. Ватсапта Олимпиадада алтын медаль яулаган хоккейчыларга исемнәре белән атап биреләчәк машиналар күренә башлады. Һәм көрәшчеләр дөнья чемпионатында чемпион калачак татар егетләренә дә шундый ук машина бирелер идеме икән дигән татлы хыялга чумды. Күз алдына китерегез: менә бу Булат Мусинга аталган «бэха»…
Ә менә болары хоккейчыларга дип аталганнары:
Фото: http://idel-tat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев