«Мастерлар» саны бишкә артты!
Көрәш буенча Россиянең спорт осталары исемлеге татар көрәшчеләренә янә баеды. Эльдар Хәмитов белән бу исемгә тагын кемнәр лаек булган?
Россиянең көрәш федерациясеннән алынган хәбәрләргә караганда, чираттагы приказ быелның 21 февралендә чыккан. «Көрәш» дигән спорт төрендә «Россиянең спорт остасы» дигән исемгә исә барыбызга да яхшы таныш егетләр лаек булган: Ленар Гатауллин, Илнар Кәримов, Эльдар Хәмитов, Ренат Шәйхетдинов һәм Фәнил Шәйхетдинов. Котлыйбыз!
Егетләрне Татарстанның көрәш федерациясе дә чын күңелдән котлый. «Күпләрдә мастерлыкны Россия чемпионатын отып кына алып була дигән ышану яши. Ә бит мастерлык статусына ия башка турнирлар да бар. Бу егетләр дә нәкъ менә «Урал Кубогы», «Себер Кубогы» кебек ярышларда җиңү яулап, шул бәйгеләрдә мастерлыкны үтәгән көрәшчеләр! Мондый дәрәҗәле исем мәңгелеккә бирелә. Димәк, кечкенәдән спорт залларында тонналап тир түгүләр, тырышлык һәм үҗәтлек юкка булмаган. Яшьләргә дә менә дигән стимул бу! Котлыйбыз», — ди көрәш федерациясенең башкарма директоры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы Равил Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев