«Нефтехимик» — «Ак Барс» матчында Түбән Кама командасы җиңде
«Нефтехимик» буллит бәрү сериясендә 2:1 исәбе белән отты.
Кичә Түбән Камада «Нефтехимик» Казанның «Ак Барс» командасын кабул итте. Татарстанның ике хоккей командасы каршылыгында «Нефтехимик» җиңде. Матч исәбе — 2:1.
«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов әлеге уенда бозга чыкмады, капитан ролен Джастин Азеведо башкарды.
Беренче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Роман Рукавишников гол кертте (0:1). Ундүртенче минутта «Нефтехимик» һөҗүмчесе Мэтт Уайт исәпне тигезләштерде (1:1).
Икенче һәм өченче периодлар голларсыз үтте. Өстәмә вакыт — овертаймда да алка кертүчеләр булмады. Буллит бәрү сериясендә бердәнбер алканы «Нефтехимик» һөҗүмчесе Мэтт Уайт кертте һәм командасына җиңү китерде.
Командалар составы:
«Нефтехимик»:
Барулин (Шарыченков);
Казионов — Митчелл — Энлунд, Мёрфи — Шәрипҗанов;
Шиксатдаров — Куликов — Хәйруллин, Сергеев — Брынцев;
Падакин — Берглунд — Уайт, Захарчук — Пайгин;
Черников — Шәрифьянов — Хисаметдинов (Хафизов), Волгин.
«Ак Барс»:
Рейдеборн (Билалов);
Азеведо — Кормье — Петров, Лямкин — Викстранд;
Фрэттин — Тихонов — Галиев, Юдин — Рукавишников;
Кара — А. Галимов — Вәлиев, Яруллин — Хенкель;
Ли — Глухов — Э. Галимов (Воеводин), Адамчук.
Командаларның киләсе уеннары 28 декабрь көнне узачак: «Нефтехимик» Түбән Камада 17:00 сәгатьтә «Авангард»ны кабул итә, «Ак Барс» Казанда «Татнефть Арена»да 19:30да «Локомотив»ка каршы уйный.
Фото: архив/Михаил Захаров
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев