Олимпиадага эләкмәгән россиялеләр өчен альтернатив турнирлар узачак
Ярышларга чит ил спортчыларын чакыру планлаштырыла.
Пхенчхандагы Олимпиадага эләкмәгән россиялеләр өчен Россиядә альтернатив турнирлар узачак. Бу хакта, Россия спорт министры Павел Колобковка сылтама ясап, РИА Новости хәбәр итә.
Ярышларга чит ил спортчыларын чакыру планлаштырыла.
«Исемлеккә кермәгән спортчылар өчен Россиядә берничә турнир өздырачакбыз. Анда чит ил спортчыларын да чакырачакбыз. Спортчылар ярышырга тиеш», — диде Колобков.
Олимпиадада 169 россия спортчысы катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев