Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Путин Дөнья чемпионатына әзерлекнең төгәлләнүен әйтте

Россия Президенты “Россия-2018” оештыру комитетының күзәтчелек советы утырышын уздырды.

Россия футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты турнирын уздыруга әзерлекне тулаем диярлек төгәлләде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Сочида “Россия-2018” оештыру комитетының күзәтчелек советы утырышында җиткерде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

“Дөнья беренчелеген уздыру барышына бәйле барлык механизмнарны көйләүче иң җаваплы чор җитә”, - дип җиткерде Россия лидеры.

Шул ук вакытта Путин, видеоконференция элемтәсе буенча утырышта катнашучы төбәк башлыкларына мөрәҗәгать итеп, барлык төбәк хакимияте структураларына бурычның артуын һәм вазгыятьнең алардан оештыру эшләрендә даими игътибар соравын һәм шәхси катнашуларын таләп итүен искәртте.

Федерация субъектлары игътибар итәргә тиешле эшләр арасында дәүләт башлыгы шәһәрнең төзек булырга тиешлеген, мундиаль кунакларын уңайлы логистика белән тәэмин ителешен, медицина ярдәме сыйфатлы һәм үз вакытында күрсәтелергә кирәклеген атады.

Путин шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән “корректлы һәм деликатлы” булуларын таләп итте. 
 

Фото: DimitroSevastopol | https://pixabay.com

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев