Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Ротенберг хоккейны үстерүдә Канада, АКШ түгел, ә Татарстанга тигезләшергә кирәк дип исәпли

Бүген Россия Хоккей Федерациясе һәм “Ак Барс” хоккей академиясе арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Хоккейны үстерүдә Канада йә АКШ түгел, ә Татарстанга тигезләшергә кирәк, дип исәпли хоккей буенча Россия җыелма командасы штабы җитәкчесе, Россия Хоккей Федерациясе (РХФ) вице-президенты Роман Ротенберг. Бу турыда ул РХФ белән “Ак Барс” хоккей академиясе арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзалау вакытында әйтте.

  • 29-30 майда Казанда “Хоккейчылар әзерләү буенча "Кызыл машина" милли программасы: фәлсәфә һәм нигез принциплары” Халыкара практик конференциясе узды.

“Конференциядә 200дән артык тренер катнашты, без теорияне һәм практиканы да күрсәтергә тырыштык. Иң мөһиме – программаны кертү, нәтиҗәләрне күзәтү. Бу беренче һәм иң мөһим адым. Хоккейны үстерүдә Финляндия, Швеция, Канада яки Америка белән тигезләшергә кирәкми. Татарстан эшен үрнәк итеп куярга кирәк: республика буенча 42 боз шугалагы ясалган, аларның унысы - Казанда. Бу - дәрәҗә. Мөгаен, дөньяда иң яхшыларның берсе. Киләчәктә без нәкъ менә Татарстан уңышларын үрнәк итеп китерәчәкбез”, - диде Ротенберг.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев