Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Саба муниципаль районының «Тимерхан» хоккей командасы бердәм хоккей лигасының чемпионнары

27 апрелендә Питрәчнең «Питрәч-Арена» боз сараенда Бердәм Хоккей Лигасы финалында «Питрәч» һәм «Тимерхан» командалары очрашты.

Сериянең беренче матчында «Тимерхан» командасы җиңелгәннән соң, үз бозында «Питрәч» командасын 6:2 исәбенә отты. Серияне дәвам итү өчен командалар Питрәчкә күчте. 2021 елның 27 апрелендә Питрәчнең «Питрәч-Арена» боз сараенда өченче уен узды.

Уенның төп вакыты ничьяга – 5:5 белән тәмамланды. Җиңүче буллитлар сериясендә билгеләнде. Уен «Тимерхан» командасы файдасына 6:5 (Б) исәбе белән тәмамланды.

Саба муниципаль районының «Тимерхан» хоккей командасын финалда җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев