Сабада нардчылар осталык дәрәҗәсен күрсәттеләр
«Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында «Байлар Сабасы. Open - 2022» дип исемләнгән нардлар буенча турнир узды.
Турнирда 50дән артык катнашучы көч сынашты.
Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар - Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, Россиянең нардлар федерациясе президенты Кирилл Игнатьев.
Ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын - Илья Бычков (Пятигорск шәһәре);
2 урын - Ильяс Лотфуллин (Саба районы);
3 урын - Айрат Фатыйхов(Казан шәһәре).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев