Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада «ТурникМаn - 2024» ярышлары узды

Бәйгедә 66 спортчы катнашты.

Кичә Байлар Сабасында "ТурникМаn - 2024" ярышлары узды. Ярышлар икенче ел рәттән уздырыла. Төп оештыручылар - пауэрлифтинг буенча спорт мастеры, армспорт һәм бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат Азат Вәлиуллин һәм турнирның иганәчеләре.

Барлыгы 66 спортчы катнашты. Иң яшь катнашучыга 5 яшь, иң өлкәненә 59 яшь иде.

Йөк күтәреп иң югары күтәрелеш 62,5 кг теркәлгән. Аны Илсаф Мусин күтәргән.  Максималь тартылу-42 тапкыр. Аны Олугбәк Вайисов башкарды.

Өлкәннәр арасында тартылуда 

1 урын - Вайисов Олугбәк
2 урын-Булат Мәүлетов
3 урын-Таипов Нияз га бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев