Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Шәмәрдәндә яшь спортчылар Рөстәм Шәрәфиев һәм Айнур Абдуллин истәлегенә волейбол ярышлары узды

Уеннарда районыбызның 11 волейбол командасы көч сынашты

 7 декабрь көнне, Шәмәрдәндә, Рөстәм  Шәрәфиев  һәм Айнур Абдуллин истәлегенә яшүсмер егетләр арасында, волейбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге  узды. Егетләр волейбол буенча, район жыелма командасында уйнаган иң яхшы уенчылар, бөтен спорт чараларында актив катнашучы спортчылар иде. Егетләрнең икесенең дә вакытсыз гомерләре өзелде.

 Ярыш ачылышына Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт  Вәлиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров, яшь спортчыларның остазы Марс Сабиров, Айнур белән Рөстәмнең хезмәттәшләре, Айнурның әтисе Айдар абый, әнисе Язилә апа,тормыш иптәше Алинә, балалары һәм туганнары килгән иде. Алар барысы да егетләрне җылы сүзләр белән искә алдылар, районыбызда волейбол спортының үсешендә аларның да хезмәте зур икәнлеген ассызыклап үттеләр.                                  

Уеннарда 11 команда көч сынашты.  Көне буе барган ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Беренче урында - "Шәмәрдән" командасы;

Икенче урында - "Тимершык";

Өченче урында - "Симет" командалары.

 Җиңгән командаларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев