Татарстан мөфтие Казан марафонында катнашты
Финишта Татарстан мөфтиен җанатарлар - мөселман яшьләре һәм Казан имамнары каршы алды.
Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан марафоны-2019да катнашты һәм 42,2 км араны йөгереп узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Финишта Татарстан мөфтиен җанатарлар - мөселман яшьләре һәм Казан имамнары каршы алды. Марафон башкаланың Үзәк стадионында башланды һәм төгәлләнде.
Чарада йөгерешчеләр арасында профессиональ спортчылар белән беррәттән, һәвәскәрләр дә бар иде
Фото: dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев