Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан җыелмасы бадминтон буенча Россия чемпионатында көмеш медаль яулады

Ярышлар 30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә узды.

Татарстан Республикасы җыелмасы бадминтон буенча Россия командалы чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу хакта ТР Бадминтон федерациясе хәбәр итә.

Ярышлар 30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә узды.

«Команда составында Евгения Косецкая, Сергей Сирант, Александр Василькин, Ольга Иващенко, Дарья Джеджула, Әмир Хәмидуллин, Михаил Гелашвили, Тимур Вәлиуллин һәм Таймаз Гарее чыгыш ясады», - диелә хәбәрдә.

Призлы урын өчен көрәштә Татарстан бадминтончылары 3:0 исәбенә Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе командаларын отты, финалда исә Мәскәү спортчыларына 1:3 исәбенә җиңелде.

3-7 сентябрьдә Россия чемпионатында шәхси ярышлар узачак.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев