Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Теләче егете “Рубин” футбол җыелма командасы составына чакырылды

Теләчеләрнең яраткан спорт төрләренең берсе – футбол.

Теләче районында спортның футбол төрен егетләр генә түгел, кызлар да үз итә. Аларга футбол уйнау серләрен Теләчедән әтиле – уллы Рөстәм, Артур Хәбировлар һәм Олы Мишәдән Рузалия Мөхәмәтова, Сауш авылыннан Илнур Зәйнуллин төшендерә, дип яза җирле басма.

Рөстәм Газизович төп чыгышы белән Теләчедән, иптәшләре кебек аның да балачагы яшел чирәмдә туп тибеп уза. Булачак һөнәрен дә ул әллә каян эзләми, югары уку йортында физик тәрбия буенча белем ала. Хезмәт юлын Чаллыда башлый, ул вакытта аның укучылары зур уңышларга ирешә. Улы Артур да әтисе үткәрә торган тренировкаларда еш була. Балаларның туп типкәненә кызыгып, үзе дә футбол дигән серле дөньяга чума. Һөнәр сайлау алдында калгач, юрист белгечлеген алса да, яраткан шөгыль үзенә тарта. Берникадәр вакыттан соң, физик тәрбия буенча белемен күтәреп, 2002 елдан Теләчедә укучыларның яраткан остазына әйләнә. Бүген Артур биш группага җитәкчелек итә. Бу 51 бала дигән сүз.

“Балалар белән эшләү бик ошый. Түгәрәккә йөрүче укучыларның характерлары төрле. Бер–беребез белән уртак тел табабыз. Кайсыдыр укучыны мактарга, кемгәдер озаклап аңлатырга, кирәк урында кырыс та булырга туры килә. Укучыны тренировкаларда кызыксындыра алмасаң, нәтиҗәсе булмый. Үзенең теләге булмаган баланы берничек тә спортка мәҗбүри тартып булмый”,- ди тренер Артур Хәбиров.

Түгәрәккә йөрүче укучылар арасында алты яшьлек малайлар да бар. Алар аеруча теләп футбол уйнау серләренә төшенә. Егетләрнең, кызларның республика күләмендә уңышлары да байтак. Кечкенә шәһәрләр һәм районнар арасында ТР беренчелегенә үткән бәйгедә призлы урын яулаганнар, “Мәктәп мини футболы” турнирында 2005-2006 елда туган укучылар икенче урынны, агымдагы елның май аенда 2005-2006, 2007-2008 елда туган егетләр Татарстан Республикасы беренчелегенә барган уеннарда катнашты, август аенда алар уеннарын дәвам итәчәк. “Рубин” футбол җыелма командасы составына гыйнвар–май айларында сайлап алу туры барды. Бәйгедә меңнән артык егет үзен сынады. Рөстәм Хәбировның укучысы Самир Абдуллин сайлап алу турын уңышлы узып, командага чакырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, команда составына берничә укучы гына сайлап алынды.

Футболга гашыйк укучылар республика күләмендә узган ярышларга теләп йөри. “Без футбол серләрен өйрәтүче остазларыбызга рәхмәтлебез. Вакытыбыз күңелле һәм файдалы уза”, - ди алар бердәм рәвештә диелгән район хәбәрендә.

Фото: tulachi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев