ТУКТАП ТОРМЫЙ ЯРЫШЛАР
28 сентябрьдә Саба спорт комплексында инвалид спортчылар арасында рус һәм халыкара шашка буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышларда 38 спортчы катнашты.
Мишә, Шәмәрдән, Юлбат, Олы Кибәче, Олы Шыңар, Шекше, Эзмә, Олы Нырты авыл җирлекләре тулы составлы команда куйганнар иде. Кызганычка каршы, Арташ, Югары Симет, Иштуган, Килдебәк авыл җирлекләре ярышларга үз вәкилләрен җибәрмәделәр.
Рус шашкасы буенча хатын-кызлар арасында 1нче урынны Саба шәһәр җирлегеннән Ленина Ракова яулады. Олы Кибәчедән Гөлчәчәк Мәннапова - 2нче, Шәмәрдәннән Миңненур Садыйкова 3нче булдылар. Ир-егетләр арасында 1нче-3нче урыннар тәңгәл рәвештә Сабадан Хәмит Вәгыйзов, Азат Әхмәтовка, Явлаштаудан Мулланур Мусинга бирелде.
Халыкара шашкада 1нче урыннарны инвалидларның Шәмәрдән башлангыч оешмасы рәисе Мулланур Садыйкова, Сабадан Хәмит Вәгыйзов яулады. Ветераннарның Саба башлангыч оешмасы рәисе Фәния Шәмсетдинова һәм Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов - 2нче урыннарга чыктылар. Хатын-кызлар арасында 3нче урынга Ленина Ракова белән Миңниса Муллахмәтова чыкканнар иде. Өстәмә партиядән соң өстенлек Л.Раковага бирелде. Ир-егетләр арасында 3нче призер булып М.Мусин калды.
Җиңүчеләргә Грамоталар, акчалата призлар бирелде. Алда - 5 октябрьдә үтәчәк шахмат ярышлары. Аннары район җыелма командасы октябрь ахырында Лениногорск шәһәрендә үтәчәк шахмат-шашка чемпионатында катнашачак.
Р.Мөхәммәдиев,
инвалидларның
район оешмасы
рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев