Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Яңа форматтан спортка караш (ВИДЕО)

GONGTV спорт һәм музыка интернет каналында “Безнең формат” дип исемләнгән өр-яңа сәхифә үз эшен башлап җибәрде. Алдан хәбәр иткәнчә, әлеге проект спорт темасын яктыртачак. Безнең интернет канал спорт сөючеләрне берләштерде дисәк, ялгыш булмас.

Тамашачылар өчен Татарстан һәм Россия чемпионаты кебек мәртәбәле чаралардан махсус репортаж, туры эфирны карау мөмкинлеге булдырылды. 

“Батырлар” һәм “Yoga Time” кебек кызыклы, үзенчәлекле рубрикалар да тиз арада үз тамашачысын тапты. GONGTVүсә, камилләшә барган саен, үзгәрешләр дә булмый калмый. Чираттагы яңалык – “Безнең формат” сәхифәсе. Аның максаты: тамашачыларда спортка кызыксыну уяту, физик тәрбиянең әһәмиятен аңлату һәм яшь спортчылар белән таныштыру. Тапшыруда сез чын спортчының нинди шартларда шөгыльләнүен һәм аның яшәү рәвеше белән таныша алачаксыз. “Манзара” премиясе кебек масштаблы чараны оештырган GONGTV җитәкчесе Айдар Шәймарданов сүзләренчә, “Безнең формат” кебек тапшыруның булуы мөһим. Моны “Манзара” премиясенең дә бик күпләрдә кызыксыну һәм катнашу теләге уятуы дәлилләде.

Сезнең хозурга “Безнең формат” сәхифәсенең беренче чыгарлышын тәкъдим итәбез.
Фото: скриншот с видео

http://gongtv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Яңа форматтан спортка караш

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев