Без белгән һәм белмәгән Тукай
Тормыш һәм иҗат сәхифәләре буйлап хронологик сәфәр.
ГАБДУЛЛАҖАН
14 (26) апрель, 1886. Габдулла Тукай Казан губернасы Казан өязе Кушлавыч авылында указлы мулла гаиләсендә дөньяга килә. Казан өязе буенча 1886 елда туган, өйләнешкән һәм үлгән кешеләрне теркәү кенәгәсендә аны әтисе «Габдуллаҗан» исеме белән теркәп куйган.
29 август, 1886. Тукайның әтисе 44 яшендә кату зәхмәтеннән үлә. Габдуллага дүрт ай ярым була. Мәмдүдә улы белән әтисе йортына кайта.
22 декабрь, 1888. Мәмдүдә Малмыж өязе Сасна Пүчинкәсе авылының указлы мулласы Мөхәммәтшакир Фәйзуллинга икенче мәртәбә тормышка чыга.
22 декабрьдән соң, 1888. Әнисе яңа иренең йортына күчеп киткәндә, ике яшь тә сигез айлык Габдуллаҗанны, Кушлавычка алып барып, Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча асрамага биреп калдыра.
«Кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә үзенең «Кадалмас әле, килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.
«ӘНКӘЙНЕ КАЙТАРЫГЫЗ!..»
Март-апрель, 1889.
Әнисе Габдулланы үз янына Сасна Пүчинкәсенә алдырта.
«Анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдыртырга атлар җибәрткән. Мин хәзер дә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам. Үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә». («Исемдә калганнар»).
18 гыйнвар, 1890.
Габдулланың әнисе 26 яшендә эченнән кан китү авыруыннан вафат була. 3 яшь тә 9 ай булганда Габдулла тома ятим кала.
«Әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганмын. Сасна мулласы өенә сыймаганга, ул мулла мине бабайга кайтарып биргән».
«АСРАРГА БАЛА БИРӘМ, КЕМ АЛА?»
1891 ел урталары.
Зиннәтулла бабасы белән үги әбисе Латыйфә Габдулланы бер авыл ямщигына утыртып, Казанга озаталар. Тукай бу вакытта каты ачлык булуын, бабасының ишле гаиләсе бик мохтаҗлыкта яшәвен искә ала.
Ямщик, Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» — дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктән алган. Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде. Икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугъры килми иде. Мин бу ата-анамда ике елмы, – күпмедер торгач, әти дә, әни дә – икесе берьюлы авырый башлаганнар. Үләчәкләреннән куркып, мине, Казанга китергән ямщикне табып, аңар утыртып, Өчиле карьясенә йибәргәннәр. Әби белән бабай Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә ятим бала барлыгын сөйләгәннәр. Кырлайдан Сәгъди исемле бер ир баласыз кеше, килеп, мине үзенә алып киткән.
ҖАЕККА!..
Ел ахыры, 1894.
Габдулланы Уральскига (Җаекка) сәүдәгәр җизнәсе Галиәсгар Госманов, аның хатыны Газизә (Габдулланың әтисе Мөхәммәтгарифның беренче хатыныннан туган кызы) чакыртып ала. Уральск – аның зур шагыйрь буларак формалашкан шәһәре.
Сентябрь, 1894.
Габдулланы җизнәсе «Мотыйгия» мәдрәсәсенә укырга бирә.
«Сабакны бик күңел биреп укыды. Кайчакларны, сабакка соңга калам, дип, иртәнге ашны ашамастан китеп бара иде». Газизә апасы.
Сентябрь, 1896.
Габдулла мәдрәсәдә укуын дәвам итә, рус классына да йөри башлый. Пушкин, Лермонтов иҗаты белән беренче мәртәбә шунда танышкандыр, дип фаразлана.
САНДЫГЫ ТУЛЫ – ХИКМӘТЛЕ КИТАП
30 июль, 1900.
Җизнәсе ашказаны авыруыннан вафат була. Габдулла «Мотыйгия»гә торып укырга күчә. Ул монда 1906 елның декабренә кадәр яши.
«Габдулла әфәнде сандыгында төрле хикәят китаплары да күренгәлиләр. «Рәдде бичара кыз» исемле бер театр китабын ул әллә кайдан гына табып, бик тәмле иттереп укый вә тыңлаучыларны хозурландырып, дәрт кертә иде». Ярулла Морадый, Тукайның сабакташы.
Ел дәвамында, 1901.
Габдулла авыру сәбәпле укуын ташлап киткән Ярулла Морадыйга хатлар яза. Фәкыйрьлегеннән, тормышының авыр булуыннан зарлана. Кайбер истәлекләрдә өч еллык рус классын тәмамлаган Тукай Мотыйгулла хәзрәткә метрика дәфтәре язуда булышкан диелә.
«ШАГЫЙРЬ ИКӘНЕН БЕЛГЕРТТЕ…»
Ел дәвамында, 1902.
Мәдрәсәдәге сабакташы Гали Хикмәтуллин Тукайның җырлар чыгаруы, аларны шәкертләр белән бергә бер көйгә салып җырлавы турында сөйли. Тукай кесәсендә кубыз йөртә. Мисырдан укып кайткан Камил Мотыйгидан нәхү, мантыйк, хәдис, тәфсир, фикъһе, гарәп әдәбияты буенча дәресләр ала. Тагын бер дусты Рәхмәтулла Хәйруллин: «Ул үзенең шагыйрь икәнен шул 1902 елда белгертте», — ди.
«Мин Мисырдан әйләнеп кайтканда, ул тәмам зур егет кыяфәтенә кергән иде. Аннан соңра шул кыяфәт аңарда үлгәнчегә кадәр һич үзгәрмәде». Камил Мотыйгый.
Июль, 1903. Камил Мотыйги Тукай һәм башка алдынгы шәкертләр хуплап каршы алган «Әл-мәгариф» исемле кулъязма газета чыгара.
Июнь ахыры, 1904. Камил Мотыйги Уральскида атнага бер мәртәбә гыйльми, әдәби, хикми вә фәнни дип аталган «Әлгасрелҗәдит» журналы чыгара башлый. Тукай аны язучыларның берсе, журнал идарәсендә редколлегия әгъзасы. Шигырьләре, мәкаләләре беренче тапкыр шушында дөнья күрә. «Әдип» дип тә аңа беренче мәртәбә шушы журналда мөрәҗәгать ителә.
Сентябрь, 1904. Татарның булачак атаклы артисты, режиссеры, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин) белән таныша.
Ел дәвамында, 1904. «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә дүрт ай балалар укыта. Класска моңа кадәр булмаган кара такта элеп куя, укытканда язуга, телгә, хисапка игътибар итә.
«ГАБДУЛЛА ТУКАЕВ»
Май, 1905.
Камил Мотыйгый «Уралец» газетасы типографиясен арендага ала. Тукай бу басмаханәгә өйрәнчек булып керә: хәреф җыю эшенең техникасына аны типографиядә эшләүче рус эшчесе Александр Гладышев өйрәтә. Монда Тукай 1 сум 50 тиен хезмәт хакы ала.
Җәй, 1905.
Якшәмбе көннәрендә Ярулла Морадый белән бергә еш кына Ханская рощада үткәрелә торган халык гуляньесенә чыга.
«Беркөнне Тукай иптәш бөтенләй язу эшләренә бирелергә уйлады. Миннән ун тиен акча сорап алды да кәгазь вә карандаш сатып алып, мәшһүр Крыловның басняларын татарча тәрҗемә итәргә тотынды». Ярулла Морадый.
26 ноябрь, 1905.
Уральскида «Фикер» газетасының беренче саны чыга. Тукай газетада төп эшне алып бара, шигырь һәм мәкаләләре даими басылып тора. Беренче санда басылган «Мужик йокысы» шигыре беренче тапкыр «Габдулла Тукаев» дигән имза белән дөнья күрә.
1 июнь, 1906.
Сатирик журнал «Уклар» чыга башлый. Татарда сатира-юмор әдәбияты яңа гына аякка басу чорында, журналга яраклы материаллар бирүчеләр аз булганлыктан, аны, баштагы саннарын бигрәк тә, Тукай үзе язып тутыра.
Август, 1906.
Уральск эшчеләре үткәргән митингларда катнаша. Аларны полиция нагайкалар белән куып тарата.
Декабрь, 1906.
Мәдрәсәдән чыгып, «Казан» миһманханәсенә күченә, аена 15 сум түләп, Габдулла Кариев белән бергә 7 нче номерлы бүлмәдә яши. Казанга шушы миһманханәдән күчеп китә.
АК БИЛЕТ АЛГАН ТУКАЙ
Май ахыры, 1907.
Мотыйгыйның матбагасын сатып алган сәүдәгәр Мортаза Гобәйдуллин «Фикер» газетасын, «Әлгасрелҗәдит» журналын чыгаруны туктата. Тукай эшсез кала.
Җәй, 1907.
Әтисенең йортын сатудан берникадәр мирас калган була. Гурьевтагы туганнары – сәүдәгәр Әхмәди һәм Әүхәди Абдуловлар шул акчаны Тукайга җибәрәләр.
10 октябрь, 1907.
Тукай – Казанда. «Болгар» номерының өченче катында Кабан күленә таба карап торган почмактан өченче тәрәзә, 40 нчы бүлмәгә урнаша. Кыска вакытлы күченүләрне исәпләмәгәндә, ул бу номерда 1912 елның декабренә кадәр яши. Уральскидан алып килгән әйберләре бер кәрзингә сыеп бетә.
10 октябрьдән соң, 1907.
Фатих Әмирхан белән таныша. Аларның эчкерсез дуслыгы гомер буена дәвам итә. Галиәсгар Камал белән таныша. Шулай ук гомер буе дус булалар.
17 октябрьдән соң, 1907.
Солдат хезмәтенә каралу өчен Кушлавычка кайта. Каенсар авылында яшәүче Саҗидә апасының әйтүенә караганда, Казаннан Габдулла аягына күн ботинкалар, кулына күн перчатка, өстенә кыска гына кием киеп кайткан. Казанга кире киткәндә, Саҗидә апасы аңа бер пар киез итек һәм бияләй биргән.
26 яисә 27 октябрь, 1907.
Буйга кечкенә һәм чандыр гәүдәле, бер күзенә әзрәк ак төшкән Тукай солдатка каралу бүлмәсеннән ак билет алып чыга, ягъни солдатка алынудан азат ителә.
15 ноябрь, 1907.
Беренче шигырь җыентыгы чыга.
Ноябрь ахыры, 1907.
«Китаб» нәшриятына экспедитор булып урнаша. Корректура карый, посылкалар тегеп, аларны почтага илтә. Китапларны Казан китапчыларына илтеп тапшыра. Айга 25 сум хезмәт хакы ала.
«Әле бу арада бик яхшы гына авырып алдым. Хат яза алмадым. Кәефем вә тормышым яхшы. Дуст-ишләр күп. Казанда тору күңелле. Монда кечкенә вакытымда тәрбия иткән әнкәмне дә таптым». Апасы Газизәгә язган хаттан.
Ел дәвамында, 1907. Казанда табиб аңардан икенче стадия үпкә авыруы таба. Ләкин шагыйрь авыруына әллә ни илтифат итми, дәваланмый.
ЯШЕРЕН МӘХӘББӘТ
3 гыйнвар, 1908.
Тукай балачагында Яңа Бистәдә үзен күпмедер тәрбия кылган үги әнисе Газизә апа белән күрешә. «Исәнме, әни», — дип күрешүе, Газизә әнисенең елавы турында апасы Газизәгә хатта яза.
Яз, 1908.
Әмирхан белән бер очрашу вакытында Тукай аңа эч серен ача: «Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел. Минем бүлмәдә көне-төне буе вакытларыны кайда куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар…»
7 март, 1908.
«Сабах» нәшрияты җитәкчесе Хәбибрахман Зәбири Оренбургка «Вакыт» газетасы мөхәррире Фатих Кәримигә мохтаҗлыкта яшәүче Тукайга ярдәм күрсәтергә кирәклеген искәртеп хат яза.
Май урталары, 1908.
«Әл-ислах» идарәсенә Бибиҗиһан һәм Зәйтүнә Мәүледовалар килеп йөри. Әмирхан аларны Тукай белән таныштыра. Зәйтүнә Чистай шәһәрендә заманы өчен шактый культуралы гаиләдә үскән кыз була. Тукайны яратып укый. Ул Тукайның күңелендә яшерен мәхәббәт хисләре уята.
17 июнь.
«Кызык гыйшык» исемле шигырен «Мәҗнүн» имзасы белән бастырып чыгара. Ул Зәйтүнәгә багышланган дип фаразлана.
Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш;
Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш!
Бер шигырь язсам да, ялган кул куям,
Мин сөйгәнне белмәсен дип куркудан.
5 август, 1908.
Галиәсгар Камал белән бергә Мәкәрҗә ярминкәсенә бара. «Сәйяр» труппасы белән берлектә концерт куялар. Хор чыгышында Тукай капельмейстер-дирижер ролен үти.
«КАРАУСЫЗ «БОЛГАР» НОМЕРЛАРЫНДА ЯТА…»
Май, 1910.
Тукай Ташаяк ярминкәсендә була, карусельдә әйләнә. «Туйганчы бала чакта эләкмәгәннең «үчен алдым», — дип дусларына сөйли.
1911 елның башы.
Үпкә авыруы көчәеп китүен белеп, Сәгыйть Рәмиев нык борчыла, аны кымыз белән дәвалау өчен үз янына Әстерханга чакыра.
23-24 апрель, 1911.
Тукай «Тургенев» пароходының өченче классына утырып, сәфәргә чыга. Пароходта барганда дүртенче класс пассажирлары арасына чыгып озак-озак йөри, алар белән гәпләшә.
Апрель азагы, 1911.
Әстерханга килеп төшкәч, «Люкс» кунакханәсенә урнаша. Биредәге интеллигенция белән аралаша. Балык Базары авылына барып, кымыз эчеп, сәламәтлеген рәтли, иҗат белән шөгыльләнә.
6 июнь, 1911.
«Василий Лапшин» исемле пароходка утырып (беренче класста, аерым каютада), Казанга кайтырга чыга.
29 сентябрь, 1911.
Көннәрнең суытуыннан, «Болгар» кунакханәсенең номеры ягылмавыннан, кабат авыруы көчәеп китүеннән зарлана: «Мин быел 29 сентябрьдән ук салкынлыктан зарлана башладым. Миңа шул якмый торган арада бизгәкнең шәбе эләккән…»
3 ноябрь, 1911.
Матбугатта Тукайның каты авыруы хакында хәбәр бирелә.
9 декабрь, 1911.
Тукайның хәле турында Петербургта рус телендә чыккан «В мире мусульманства» газетасы язып чыга.
«Авыру Тукай бернинди караусыз һәм тәрбиясез «Болгар» номерларында ята».
1912 елның март башына кадәр.
Өчилегә үги әбисе Латыйфә белән бабасы Зиннәтулла улы Кәшфелкәбир Әмиров йортына кайта. Биредә кышны үткәрә һәм ял итә. Аны кечкенә генә аерым өйгә урнаштыралар. Җиңгәсе һәр көн үрдәк шулпасы пешереп кертә, алдында һәрчак җылы сөт була.
Февраль азагы-март башы, 1912.
«Тагын бераз тор әле», — дип кыстауларына карамастан, Казанга кайта.
Март, 1912.
Тыныч фатирда торырга, азрак аралашырга, күбрәк иҗат эше белән шөгыльләнергә план корып кайта. Ләкин фатирыннан канәгатьсез кала, «Свет» кунакханәсендә бер бик матур, якты, затлы җиһазлы бүлмәгә урнаша. Әмма номерында аңа күселәр тынгы бирми.
«НЕВРАСТЕНИЯ БЕЛӘН ҖИТДИ АВЫРУ ТАПТЫМ…»
20 апрель, 1912.
Петербургка килеп төшә. Дуслары аны университет докторы А.Р. Польга күрсәтәләр. Доктор: «Туберкулезның соңгы дәвере, тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә сулап тора», — ди.
4-5 май, 1912.
Петербургтан китәр алдыннан Тукай номерына алты кешелек мәктәп укучылары делегациясе килә. Кызлар – чәчәк букеты, ир балалар бик матур карасавыт бүләк итәләр. «Шәкертләр киткәч, бик озак карасавыт өстендәге эт белән сабыйлар кебек шаярып ятты», — дип искә ала дуслары.
Май азагы-июльнең 20ләре, 1912.
Казакъ даласында яши. Үзе кымыз эчеп дәваланган казакъ авылыннан ерак түгел Кушкүл авылына килеп, халыкка яңа шигырьләрен укый.
Июль, 1912.
Казанга «Свет» кунакханәсендәге номерына кайтып керә. Бирелеп эшли башлый.
Көз, 1912.
Зәйтүнә туташның Казаннан Чистайга китүен бик авыр кичерә. Авыруы көчәя.
«1912 елның ахырында миңа, авыру Тукайны барып карарга үтенеп, татар яшьләреннән берничә кеше килде. Мин анда неврастения күренешләре белән бергә җитди авыру таптым». Профессор Г.Клячкин.
«СИН ОЗАГРАК ЯШӘ…»
25 февраль, 1913.
Больницага китәр алдыннан дусты Фатих Әмирхан белән саубуллаша.
«Сабыйларчарак шат йөз белән: «Иртәгә Клячкинга керәм, мин киткәндә, син тормаган булырсың… Моннан соң күрешмәсәк… хуш инде!» — диде. Миңа аның бер ай, күп булса, ай ярым гомере калганлыгы мәгълүм иде. «Тиз терелеп чык, тиз күрешик!» — дидем. Ул: «Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә», — диде һәм чыгып китте». Ф.Әмирхан.
14 март, 1913.
«Уянгач беренче эшем» исемле мәкаләсен яза.
31 март, көндез сәг. 1-2ләр, 1913.
Доктор Р.А.Лурия килә. Тукай яныннан чыккач, иптәшләренә: «Сездән яшерүне кирәк дип тапмыйм, бик күп торса, 3-4 көн торыр, ялгызын гына калдырмагыз», — ди.
1 апрель, өйләдән соң, 1913.
Дуслары, Тукайның рөхсәте белән, фотограф Г.Якобсонны чакыралар, һәм ул шагыйрьне рәсемгә төшерә. Үләр алдыннан Тукай нәширләрдән алачак 500 сум акчасын бер ятим татар баласын стипендия биреп укыту өчен тотарга кушып, телдән васыять әйтә.
2 апрель, кичке 8 сәг. 15 мин, 1913.
Тукайның йөрәге тибүдән туктый.
«Шагыйрьнең үлеме бөтен халык өчен зур бер милли хәсрәткә әйләнде. Мәрхүм шагыйрьнең биографиясе һәм хатирәләр белән, шигырьләренең һәм талантының кыйммәтен тәкъдир итеп язылган мәкаләләр белән бөтен татар газеталары тулды». «Инородческое обозрение», 1913, 3 нче сан.
4 апрель, 1913.
Тукайны күмү көне.
Фото: http://protatarstan.ru
http://protatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев