Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

Әлеге бәйрәмнең төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Балалар турында кайгырту, җәмгыятькә файдалы булып үсүләре өчен шартлар тудыру - социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләре. Районыбызның гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Үсеп килүче буын буш вакытын...

Әлеге бәйрәмнең төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Балалар турында кайгырту, җәмгыятькә файдалы булып үсүләре өчен шартлар тудыру - социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләре. Районыбызның гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, сәләтен ачсын, мавыктыргыч шөгыль тапсын өчен дә күп мөмкинлекләр тудырылган. Әйдәгез, озын һәм бәхетле җәйге каникулларның нәкъ менә Балаларны яклау көненнән башлануын искә төшерик: 1 июнь календарьда тамга булып кына калмасын, балаларның даими игътибар һәм кайгырту таләп итүе турында уйланырга тагын бер сәбәп булсын. Балаларда бары тик яхшылык һәм изгелек кенә тәрбиялик һәм бу гамәлләр оныкларыбызга да күчәчәк.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев