Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

11 июль — Халыкара шоколад көне: сабалылар, шоколад яратасызмы?

11 июль - Халыкара шоколад көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 1995 елда Франциядә нигез салалар.

Бу бәйрәм бик тиз популярлык ала. Европада шоколад 1520 елда пәйда була."Calbury" Англия шоколад фабрикасы 1842 елда дөньядагы иң беренче шоколад плиткасын чыгара. Бу татлы ризыкка багышлап һәйкәлләр куелган, музейлар ачылган. Әлеге тәмле тәгамне яратмаучылар бар микән?

Шоколадның файдалы сыйфатлары:

- психологик халәтне яхшырта;

- картаю процессын тоткарлый;

- авыруларны кисәтә;

- организмда бәхет гормоннары - эндорфиннар эшләнүгә булыша.

Бу татлы ризыкның файдалы сыйфатларын ачыклау елдан-ел арта. Күптән түгел АКШ, Канада һәм Дания галимнәре янә бер ачыш ясаган - билгеле күләмдә шоколад ашау аритмиягә чик куя икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев