12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне: "Безгә гаделлек эзләп киләләр"
Россиядә прокуратура органнары барлыкка килүгә 12 гыйнварда 295 ел тула. Алар бүген дә, моннан өч йөз ел элеккеге кебек, дәүләтне намуссыз, закон кысаларыннан чыгучы гражданнардан һәм кешеләрнең үзләрен дәүләтнең гаделсезлегеннән яклау бурычын үтиләр. Саба районы прокуратурасының да 80 еллык тарихы бар. Һөнәри бәйрәмебез көннәрендә без озак еллар эшләгән, хокук саклау...
Россиядә прокуратура органнары барлыкка килүгә 12 гыйнварда 295 ел тула. Алар бүген дә, моннан өч йөз ел элеккеге кебек, дәүләтне намуссыз, закон кысаларыннан чыгучы гражданнардан һәм кешеләрнең үзләрен дәүләтнең гаделсезлегеннән яклау бурычын үтиләр. Саба районы прокуратурасының да 80 еллык тарихы бар. Һөнәри бәйрәмебез көннәрендә без озак еллар эшләгән, хокук саклау органнарының дәрәҗәсен күтәрү өчен зур көч куйган хезмәттәшләребезне зур хөрмәт белән искә алабыз. Прокуратура законнарның үтәлеше сагында тора, җинаятьчелеккә каршы көрәштә барлык хокук сагында торучы органнарның эшчәнлеген көйли. Кешеләр мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә зур игътибар бирелә.
Әйтик, 2016 елда кеше һәм гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын саклау өлкәсендә закон бозуларның 666 очрагы нәтиҗәләрен бетерү юнәлешендә эш алып барылды. Шул исәптән хезмәт кануннары таләпләрен үтәмәүнең - 88, торакка бәйле законсызлыкларның - 88, кулланучылар хокуклары белән исәпләшмәүнең 66 факты ачыкланды. Кешеләр тиешле эш хакын ала алмыйлар, торакка хокуклары чикләнә, сатып алучы буларак зур суммаларда зыян күрә икән, башка структураларда яклау тапмаса, ахыр чиктә прокуратурага килә. 2016 елда 21 кеше оешмада хезмәт хаклары бирелмәгәч, прокуратурага гариза язды һәм аларга суд аша 432 мең сум күләмендә акча түләттерелде. Закон таләпләрен үтәмәүче 707 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Закон таләпләрен бозарга ярамаганлыгы турында 30 җитәкче кисәтелде. Прокуратура катнашуы нәтиҗәсендә предприятиеләрдән 12 миллион сум күләмендә салымнар, иминият кертемнәре түләттерелде.
Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш тә безнең төп эшебез булып тора. Гомумән алганда, әлеге өлкәдә вәзгыять тыныч һәм ул контрольдә тотыла. Ашыгыч хәбәрләр алынганы, террорчылыкка җирлек бирүче факторлар ачыкланганы, җинаять эшләре кузгатылганы юк. Коррупция юнәлешенә килгәндә, муниципаль дәрәҗәдәге түрәләрнең, хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең керемнәре һәм чыгымнары турындагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерү буенча җитди эш алып барылды. Эчке эшләр органнарында эшләп киткән кеше белән гражданлык-хокук килешүе төзегәндә бу хакта аның элекке эш урынына хәбәр итмәү факты ачыкланып, эш бирүче- безнең районда теркәлгән җәмгыять җитәкчесенә карата административ эш кузгатылды һәм ул 20 мең сум штрафка тартылды.
Агымдагы елда да зур булмаган шушы коллектив тарафыннан прокуратурага йөкләнгән җаваплы бурычларны тормышка ашыру буенча максатчан эш алып барылачак. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык хезмәттәшләремә эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек, шәхси бәхет, үзләренә тапшырылган вазифаларын намус белән башкаруларын телим. Котлау сүзләрен район прокуратурасы ветераннарына да җиткерәсем килә.
Зөфәр Абитов,
район прокуроры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев