21 апрель – Җирле үзидарә көне
Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.
Җирле үзидарә - демократик җәмгыятьнең нигезе һәм гражданнарны һәм дәүләтне үзара бәйли торган халыкка иң якын хакимият. Районның социаль һәм икътисади үсешен, халыкның нормаль тормышын шартларын тәэмин итүдә җирле үзидарә органнарына зур җаваплылык йөкләнгән. Күпләр үзләрен борчыган проблема белән иң элек җирле үзидарәләргә мөрәҗәгать итә. Безнең бурыч - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, торак пунктларны яшәү, эшләү, ял итү өчен тагын да уңайландыру. Бу юнәлешләрдә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең осталыгына һәм халык активлыгына, гражданнар инициативасына таянып, мәгълүм уңышларга ирешелер дип ышанабыз. Һөнәри бәйрәм уңаеннан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә, ветераннарга, депутатлар корпусына нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык, эштә уңышлар телибез.
Саба муниципаль районы Советы
һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев