Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

22 июль – Россия сәүдә хезмәткәрләре көне

Бүген 22 июльдә Россиянең сәүдә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һәр вакыттагы кебек, сәүдә җәмгыятьнең муллыгын һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күрсәтүче, иң мөһим тармакларның берсе булып кала. Бу - районыбызда сәүдәнең даими үсүе, кибетләрнең саны да арта баруы, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасының яхшыруы, товарлар ассортименты киңәюе турында сөйли....

Бүген 22 июльдә Россиянең сәүдә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һәр вакыттагы кебек, сәүдә җәмгыятьнең муллыгын һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күрсәтүче, иң мөһим тармакларның берсе булып кала. Бу - районыбызда сәүдәнең даими үсүе, кибетләрнең саны да арта баруы, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасының яхшыруы, товарлар ассортименты киңәюе турында сөйли. Сәүдә хезмәткәрләре көне - иң күп кешегә кагыла торган һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Аны сатучылар, кассирлар, товар белгечләре, консультантлар һәм сәүдәнең башка хезмәткәрләре генә түгел, һәр көнне кибетләргә үзләренә кирәген сатып алырга килүчеләр, товарларның киң ассортиментын, үтемле бәяләрне һәм персоналның югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүен күрергә теләүче сатып алучылар да бәйрәм итә. Сәүдә предприятиеләре, җәмәгать туклану урыннары сабалыларны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү белән бергә, шулай ук эшче урыннар булдыруны, са-лымнарны намуслы түләүне дәвам итә. Саба муниципаль районы хакимияте һәм башкарма комитеты сәүдә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар. Фидакарь хезмәтләре, осталыклары һәм җаваплылыклары өчен рәхмәт белдерәләр. Бәйрәм рухы, бәхет, сәламәтлек, яңа казанышлар телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев