Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

25 июль –Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне

2017 елда Россиянең башлангыч тикшерү органнары үз тарихында ике истәлекле дата белән билгеләп үтелә. Беренчедән, Россия Федерациясе прокуратурасы каршында Тикшерү комитеты оештырылуга 10 ел тула. Икенчедән, 9 декабрьдә Петр Беренченең "майор" тикшерү канцелярияләренең һәм илдә тикшерү органнары системасының 300 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш 25 июль - Россия Федерациясе Тикшерү...

2017 елда Россиянең башлангыч тикшерү органнары үз тарихында ике истәлекле дата белән билгеләп үтелә. Беренчедән, Россия Федерациясе прокуратурасы каршында Тикшерү комитеты оештырылуга 10 ел тула. Икенчедән, 9 декабрьдә Петр Беренченең "майор" тикшерү канцелярияләренең һәм илдә тикшерү органнары системасының 300 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш 25 июль - Россия Федерациясе Тикшерү органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме . Мөстәкыйль федераль орган буларак, Тикшерү комитеты 2011 елның 15 гыйнварында "Россия Федерациясенең Тикшерү комитеты турында"гы Федераль закон (28 декабрь, 2010 ел, №403) һәм Россия Президентының сентябрь Указы (27.09.2010) нигезендә барлыкка килә..

Әлеге органнар алдына куелган төп бурычларның берсе - җинаятьләрне оператив һәм сыйфатлы тикшерү, шулай ук башлангыч тикшерү барышында законлылыкны тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау. Саба районара тикшерү комитеты үзенең эшчәнлеген Саба, Кукмара һәм Мамадыш районнарында, ягъни мәйданы 5191,4 квадрат километр тәшкил иткән, 126032 кеше яшәгән территориядә алып бара. Республикада территориясе ягыннан иң зур бүлекләрдән саналабыз.

2017 ел беренче яртысында районара бүлек тикшерүчеләре тарафыннан җинаять турындагы 146 хәбәр буенча процессуаль тикшерү үткәрелде. Шуларның 79ы буенча эш кузгатылды, 60ы буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсен кире кагу турында карар чыгарылды. Ни дисәң дә, безнең эштә ялгышуларга, гаебе расланмаган кешеләрне хөкемгә тартуларга берничек тә юл куела алмый. Моннан тыш кешеләрнең үтерелү билгеләре булмаган хәлдә үлеме хакындагы 102 хәбәр буенча тикшерү үткәрелде. Оператив төркемнәр составында урыннарга 100дән артык тапкыр чыгылды. Судка 36 кешене гаепләү акты белән 33 җинаять эше җибәрелде. Шулай ук аналитик төркемнең узган елларда кылынган җинаятләрне ачу эшчәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк. Тикшерү бүлеге җитәкчесенең 2016 елның 8 апрелендәге 8 санлы боерыгы нигезендә узган елларда эшләнгән җинаятьләрне тикшерү һәм ачу буенча аналитик төркем эшли. Аның составына тикшерү практикасында зур тәҗрибәсе булган хезмәткәрләр, шул исәптән Саба районының элеккеге прокуроры һәм тикшерүчесе Халит Гыймади улы Гафиятуллин да бар. Беренче яртыеллыкта аналитик төркем ачылмыйча калган 9 җинаять эшен тикшерде һәм нәтиҗәдә берничә ел дәвамында фаш ителмәгән 6 кыңгыр эш буенча тикшерүне төгәлләде. Агымдагы бездә 78 граждан шәхси кабул ителүдә булды, шуларның 48е турыдан- туры бүлек җитәкчесенә мөрәҗәгать итте.

Форсаттан файдаланып, тикшерү бүлеге хезмәткәрләрен, шулай ук ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Барысына да нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе телим. Бәйрәм белән, коллегалар.

Илназ Әхмәтҗанов,

Саба районара тикшерү бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев