Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

26 май – Россия эшмәкәрләре көне: һөнәри бәйрәмегез белән!

26 майда - Россия эшмәкәрләре көне - районыбыз икътисадында үз урыннарын мөстәкыйль рәвештә тапкан кешеләр бәйрәме соңгы елларда зурлап билгеләп үтелә.

Эшмәкәрлек тормышыбызга елдан-ел тирәнрәк керә. Сез халыкны азык-төлек товарлары белән дә, хуҗалык кирәк-яраклары белән тәэмин итеп кенә калмыйсыз, җитештерүгә дә кыю алынасыз. Эшчәнлегегезне киңәйтү белән беррәттән, өстәмә эш урыннары да тәкъдим итәсез. Эшмәкәрлекнең киләчәген яңа җитештерү предприятиеләре булдыруда күрәбез. Районда булдырылган сәнәгать мәйданчыклары эшмәкәрлекне тагын да үстерүгә, халыкны эшле итүгә зур этәргеч бирәчәк. Районда кече һәм урта бизнес үсеше өчен мөмкинлекләр бар һәм бу эшкә алынучыларга максатчан программалар ярдәмгә килә, дәүләт булышлыгы арта. Районыбызның барлык эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз. Бизнеста уңышлар, планлаштырылган эшләрегезнең тормышка ашуын, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев