АЛТЫННАРГА ТИҢ ГОМЕР
Районыбызда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан күп кенә матур чаралар үткәрелә.
Илле ел бергә гомер итеп,алтын туйларын билгеләп үтүче парларны зур залларда хөрмәтләү исә 12 ел инде бәйрәмнең иң дулкынландыргыч тантанасы булып кала.
Быел әлеге тематик кичә "Алтыннарга тиңләшердәй гомер" дигән исем астында узды. Сабаның спорткомплексына бергә яшәүнең 50нче көзен каршылаган 45 пар чакырылган иде. Иң элек ЗАГС бүлеге мөдире А.Шәйхетдинова тантаналы шартларда 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның "алтын" никахларын теркәде.
Юбилярларны алтын никахлары, Халыкара өлкәннәр көне белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. "Дөрестән дә, Өлкәннәр көне - зур тантана, сезнең тырышлыгыгыз аркасында хезмәт итәбез. Сез авыр шартларда тормыш башладыгыз, балалар үстердегез, игелекле хезмәт иттегез. Илле ел бергә тату, матур гомер итә алу - зур мәртәбә, олы куаныч. Шуның матур җимешләрен без бүген дә күрәбез. Сезгә исәнлек-саулык,тазалык-байлык, киләчәктә дә сезнең белән горурланып, фидакарь хезмәтегезне зурлап яшәргә язсын иде. Рәхмәт сезгә", - дип изге теләкләрен җиткерде.
Ә алып баручылар кичәне Иске Икшермә авылыннан инде 62 ел бергә матур гомер кичергән Гөлбикә һәм Нурислам Фәрхуллиннарны котлаудан башладылар. Алар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр, биш оныклары бар. Алар икесе дә шифаханәдә эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Нурислам абый - сугыш ветераны. Хәзер дә мал-туар, кош-корт асрап, бәрәңге-яшелчә үстереп, оныкларына ярдәм итеп яшиләр. Фәрхуллиннарны кичәгә алтын парларыбызның бер-беренә булган мәхәббәтләре буыннан буынга күчеп, матур дәвам итсен, гаиләләребез нык булсын, яшьләребез өлкәннәрдән үрнәк алып бәхетле гомер кичерсеннәр дигән теләк белән чакырганнар. Гөлбикә апа һәм Нурислам абый 30 сентябрьдә генә яшьлек туйларын уздырган парлар Диләрә һәм Альберт Миникаевларга күңел түрендәге иң изге теләкләрен җиткерделәр. Ветеран аларның бәхетле булуларын теләп, изге Коръән китабы тапшырды. Гөлбикә апа хәзерге тормышны үзләренең яшь вакытларына туры килгән чор белән чагыштырганда оҗмахка тиңләде, аның кадерен белеп яшәргә, игелекле балалар үстерергә чакырды.
Кичәдә алтын парларның иң күркәм сыйфатлары, катлаулы да, соклангыч та булган тормыш юллары турында сөйләнде, ихтирам-хөрмәт хисләре җиткерелде. Аларның күбесен берләштергән уртак сыйфатның берсе - күп балалы гаилә булып танылу. Шушы 45 пар 160 балага гомер биргән. Әйтик, Олы Кибәчедән Кәнифә һәм Мәхмүт Мөбәракҗановлар, Маһруйбикә һәм Гаязетдин Шәфыйковлар, Иләбәрдән Фәния һәм Касыймулла Гарифуллиннар - 6, Керәннедән Гәүһәрия һәм Раиф Миңнебаевлар, Түбән Өчнараттан Таһирә һәм Габделәхәт Мортазиннар, Кече Кибәчедән Факихә һәм Зәкиҗан Мусиннар, Кәримә һәм Шәмсевәли Шәвәлиевлар, Сабадан Рәшидә һәм Илгиз Хәйруллиннар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.Бүгенге яшь гаиләләр шундыйлар үрнәгендә балалар чыр-чуыннан шаулап торса, авыллар да яшәячәк, бакча-мәктәпләр дә сакланып калачак. Рәис Нургали улы да үзенең котлау сүзендә яшь пар Миникаевларга, уенын-чынын бергә кушып, ун балага әти-әни булырга йөкләмә бирде.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Ф.Мәүлетов.
Н.Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев