Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл клублары төзелеше

Күңел күтәренкелеге өсти

Җәй төзүчеләр өчен шактый мәшәкатьле чор. Республикада төзелеш һәм төзекләндерү программалары да елдан-ел артып кына тора. "Авыл клублары төзү" программасы кысаларында район мәдәният йортын капиталь төзекләндерү дә июнь урталарында башланып китте. Бер караганда район мәдәният йорты әлләни ремонт таләп итми иде кебек. Тамашачы өчен иркен һәм уңайлы зал, фойе, сәхнә болай да яхшы. Тик тормышыбыз алга барган саен камиллеккә омтылу, көндәлек хезмәтне тагын да яхшырак, уңайлырак итү заман таләбе. Без тамаша карарга гадәтләнгән сәхнә, зал да тулысынча сүтелгән. Мәдәният учагының фойесында да, залда да, икенче катта да төзелеш материаллары хакимлек итә. Биредә тулы куәтенә яңарту эшләре алып барыла. "Төзекләндерүдән соң тагын да уңайлырак булачак", - дип ышандыра район мәдәният йорты директоры Айрат Зиннуров. - Төзекләндерү бүгенге заман тамашачысына уңайлылык, комфорт тудыруны күздә тотып эшләнә. Мәсәлән, тамаша залына куелучы урындыклар рәтенә бер-береңә комачауламыйча узу өчен ара калдырыла. Йомшак, җайлы урындыклар Санкт-Петербург шәһәреннән кайтартыла. Иске урындыклар авыл клубларына таратылган. Сәхнә дә үз "киемнәрен" яңартачак, электрны экономияләүче утлар урнаштырыла, сыйфатлы тавыш җиһазлары белән тәэмин ителә, санузел алмаштырыла.

Җаваплылыгы чикләнгән "Акташ" җәмгыяте төзүчеләренең вакыты тыгыз, алар кырмыскалар кебек: иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр хезмәт куялар. Чөнки максат бер - билгеләнгән срокка, ике ай эчендә капиталь төзекләндерүне төгәлләү каралган.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

З. Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев