Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылларга – модульле ФАПлар

Былтыр, кайсыдыр гәзиттә сәеррәк сораулы сораштыру күргән идем: авылга фельдшер кирәкме, имеш?

Ничек кирәк булмасын инде, җәмәгать! Авыл "докторлары" авырып китүчеләргә тәүлек буе хезмәт күрсәтүчеләр, 10-20 чакрымнан участок табиблары килеп житкәнче кеше гомере өчен көрәшүчеләр, лабаса. Алар үлемнән алып калган кешеләр исемлеген барлый башласаң, ничә дәфтәр бите тулар иде икән? Авылларда фельдшерларны урамда күрүгә үк, кайбер өлкәннәр үзләренең саулыгын кайгырта башлый. Эзмә медпункты мөдире Г.Шәйхетдинованы да Иләбәр, Өтернәс авылларына хезмәтен башкарырга чыккан җирендә тәрәзәдән күреп алсалар, кайберәүләр тикмәгә генә: "Кан басымын гына үлчәп чык инде",- дип чакырып кертми торгандыр. Үтә ашыгыч очраклар белән чакырулар да еш булып тора. Әлеге былтыр гына Өтернәс авылында корт чагудан бер кечкенә кыз тәмам үлеп бетә яза. Янында хәсрәткә баткан әти-әнисе нишләргә белми. Гөлназга аны анафилактик шок хәленнән чыгарганда "каламы-юкмы?" дигән шомлы уйны башыннан мең тапкыр үткәрергә туры килә. Ә Эзмәдә цитрамон дип ялгыш левомицетин эчүдән аллергия булып, куллары тәмам салынып төшкән хатынны да берүзе коткарып кала ул. Авылларга Шәмәрдәннән яки Сабадан табиблар (ашыгыч ярдәм) килеп җиткәнче, җаваплылыкны үз өстенә алып, кеше гомере өчен көрәшә белүче менә шундый шәфкать туташлары кирәк.

Аларның эше, кем әйтмешли, тавык чүпләп бетергесез. Эшләре иртән табиб күрсәтмәсе буенча дәвалау курсы үтүчеләрне кабул итүдән башлана. Әйтик, быел Шәмәрдән участок табиблары белән берлектә үткәрелгән диспансерлаштырудан соң Эзмә медпунктына март аенда уколга 39 кеше йөргән. Авырдан йөрүчеләрнең өйләренә барасы. Бала туса, фельдшер аның янында айга 6 тапкыр булырга тиеш икән. Бу яктан быел Гөлназны бәхет баскан: 4 айда 10 сабый дөньга килгән. Былтыр исә ел буена 12 генә булган. "Тагын 12 йөкле хатыным бар әле",- дип куана ул. Яшь әниләр белән эшләү - үзе бер мәктәп. "Баланы ничек төрергә, аны имезү чорында ими башларын ничек тәрбияләргә икәнен өйрәтәбез. Әтиләргә дә төрле үгет-нәсихәтләр бирергә туры килә. Шөкер, бала туды дип, аны атналар буе "юып", гаилә тормышын бозучылар бетеп диярлек бара",- ди Г.Шәйхетдинова. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев