Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

АВЫРУЛАРНЫ БУЛДЫРМАУ ХАКЫНА

Шушы көннәрдә дәүлә­те­безнең санитария-эпи­демиология хезмәте оештырылуга 90 ел тула.

1922 елның 15 сентябрендә РСФСР Халык комиссарлары советы кабул иткән Декрет профилактика медицинасының башлангычына нигез сала. Әлеге юбилейны Россиядә халык сәламәтлеге сагында торучы күп мең­­­ләгән санитария-эпи­­­демиология учреж­дениеләре хезмәткәрләре билгеләп үтә. Әлбәттә, 90 еллык уңаеннан районыбызда да әлеге хезмәт тарихын һәм эшчәнлеген күздән кичерү урынлы булыр. Сабада санитария-эпидемиология хезмәте соңрак - 1950 елда оештырыла, биш хезмәткәрне берләштергән коллективны баш табиб Хәлимә Закирова җитәкли. Ул елларда дезинтерия, вируслы гепатит авырулары еш күзәтелә. Олы Ныртыда тимгелле тиф, Килдебәктә корсак тифы, бруцеллез белән авырып китүчеләр булган. Йогышлы кизү таралмасын өчен станция хезмәткәрләре кис­кен чаралар күргәннәр. 1955 елда лаборатория ачыла һәм эпидемиология вәзгыятен оператив ачык­лау эше яхшыра.

1956 елда санитария-эпидемиология станциясе район үзәк хастаханәсе белән берләштерелгән һәм 1992 елда кабат барысы да үз хәленә кайткан. Район санэпидстанциясе ТР "Санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге"нең Саба филиалы дип йөртелә башлый, җитәкчесе итеп баш табиб Мәгъсүм Гаффаров билгеләнә. 2004 елда дәүләт эпидемиология хезмәтен кабат үзгәртеп кору башлана һәм 2005 елда Саба районында да аның базасында яңа орган - "Роспотребнадзор"ның тер­риториаль бүлеге тө­зелә. Аның бурычы - юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең һәм гражданнарның ха­­лык­ның санитария-эпидемиология иминлеге өлкәсенә кагылыш­лы законнарны үтәү­­­лә­­ренә күзәтчелек итү, кулланучыларның хокукларын сак­лау. "Са­нитария-эпиде­мио­логия күзәтчелеге үзәге"нең Саба филиалы үзе территориаль орган булып сакланып кала һәм хәзерге көндә Илдус Исмәгыйлов җитәкләгән 37 хезмәткәрне берләш­тергән коллектив Саба, Теләче, Питрәч районнарына хезмәт күрсәтә. Филиал лаборатор-инстру­менталь тикше­рүләр, санитария-гигиена, токсикологик экспертизалар, гигиена укытулары үткәрә, хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина­ тикшерүләре уздыру­ны, шәхси медицина кенәгәләре бирүне тәэмин итә һәм юридик затлар белән төзелгән килешүләр нигезендә башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев