Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөек Жиңү бәйрәме белән

Хөрмәтле ветераннар, тыл каһарманнары! Кадерле сабалылар, районыбыз кунаклары! Җиргә яз халкыбыз өчен иң кадерле булган бәйрәмне - Бөек Җиңү көнен алып килде. 1941 елның 22 июненнән алып бу көнне ирләр һәм хатыннар, картлар һәм балалар, тылда эшләүчеләр 1418 көн һәм төн көткәннәр. Җиңү датасы безнең йөрәкләрдә яу кырларында дошманга каршы...

Хөрмәтле ветераннар, тыл каһарманнары! Кадерле сабалылар, районыбыз кунаклары! Җиргә яз халкыбыз өчен иң кадерле булган бәйрәмне - Бөек Җиңү көнен алып килде. 1941 елның 22 июненнән алып бу көнне ирләр һәм хатыннар, картлар һәм балалар, тылда эшләүчеләр 1418 көн һәм төн көткәннәр. Җиңү датасы безнең йөрәкләрдә яу кырларында дошманга каршы сугышкан, алны-ялны белми эшләгән, балачактан тормыш арбасына җигелгән өлкән буын вәкилләренә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре яңарта, изге яудан әйләнеп кайта алмаган ата-бабаларыбызны, туганнарыбызны искә алып, башларыбызны түбән иябез. Бу көн - Ватаныбыз һәм илдәге һәрбер гаилә өчен кадерле, якты, изге, күз яшьләре белән сугарылган бәйрәм. Барлык буын вәкилләрен берләштергән, һәркем яраткан бәйрәм. Җиңү көне - совет халкының тиңдәшсез батырлыгын, фидакарьлеген гәүдәләндерүче символ да ул. 9 Май дөнья тарихына мәңгегә яхшылык һәм гаделлек көчләренең фашизм идеологиясеннән өстенлек алу көне булып керде. Тар-мар ителгән Рейхстагның хәрабәләрендә Россия коралы көчләренең җиңелмәслеген күрсәтеп, совет солдаты - безнең әти-бабаларыбыз аяусыз һәм канлы бәрелешкә нокта куйды. 1941 елның 9 мае еракта калса да, Ватаныбыз өчен зур тарихи мәгънәгә ия. Без Җиңү өчен матди үлчәве булмаган әйтеп бетергесез югары бәһа белән түләдек. Бөек Ватан сугышына районыбызның сөлектәй 8427 улы һәм сылу кызлары китә. Шуларның 5 меңгә якыны туган җирләреннән еракта, яу кырларында ятып кала. Сугыш хәсрәте кагылмаган бер генә гаилә дә калмады, кайгы һәр йортның диярлек бусагасын атлап керде һәм асылларның да асылларның гомерен алды. Ирләрен һәм улларын мәңгелеккә югалткан хатыннарның һәм аналарның кайгысын берни белән үлчәп тә булмаслык иде, аларны юатып әйтерлек сүзләр табылмады. Һәлак булганнарны аларның исемнәре уелган һәйкәлләрдә һәм обелискларда гына кайтара алдык. Мәңгелек ут алдына куелган чәчәкләр дә шиңә, венокларның төсе уңа, мәңгелек хәтер генә ватанны ярату хисен буыннан буынга күчереп барырлык көчкә ия. Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен бик күп райондашларыбыз орден, медальләргә лаек булу, 4 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелү, икесенең Дан орденнарының тулы кавалеры булуы - безнең олы горурлыгыбыз. Тылдагылар да Җиңүгә зур өлеш кертте. Районыбыз фронтка 1514980 сум акча, 772 данә тун, 510 телогрейка, 3248 пар итек, 54618 пот икмәк, 86502 пот ит, 396888 пот бәрәңге озатты. Бу - тылда эшләгән райондашларыбызның фидакарь хезмәте.

Хөрмәтле сабалылар! Барыгызны да халкыбызның уртак бәйрәме белән котлыйм! Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт фронты каһарманнарына чын күңелдән рәхмәт һәм хөрмәтебезне белдерәм. Җиңү хакына башларын салган һәркемгә мәңгелек дан. Без ветераннарыбызга ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекләре, зирәк киңәшләре һәм яшьләрне тәрбияләүдә ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәтле. Әле озак еллар янәшәбездә калыгыз, бәхетле булыгыз. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе, лаеклы тормыш телибез.

Рәис Миңнеханов,

Саба муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев