Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне! Районыбызда бу уңайдан нинди чаралар үтәчәк?

Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия.

Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.

Тукай - безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. "Туган тел"е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, "Туган авыл"ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.

26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне - Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Быел Габдулла Тукайның тууына 131 еллыгы билгеләп үтелә. Бүген Район мәдәният йортында әлеге чара кысаларында Шигърият бәйрәме узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев