Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре

Район мәдәният хезмәткәрләренә Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Гомер гомергә мәдәният кеше тормышының әһәмиятле өлкәсе. Ул һәр кешенең яшәү асылын тәшкил итә, һәр милләтне кабатланмас итә, халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый, җәмгыятьнең тормыш дәрәҗәсен чагылдыра. Сезнең һөнәри осталыкны, матурлыкны ярата белүегезне һәм шул...

Район мәдәният хезмәткәрләренә
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Гомер гомергә мәдәният кеше тормышының әһәмиятле өлкәсе. Ул һәр кешенең яшәү асылын тәшкил итә, һәр милләтне кабатланмас итә, халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый, җәмгыятьнең тормыш дәрәҗәсен чагылдыра. Сезнең һөнәри осталыкны, матурлыкны ярата белүегезне һәм шул гүзәллек дөньясына башкаларны да алып керергә тырышуыгызны югары бәялибез. Әле сезнең алда яшь буынны түгәрәкләргә һәм берләшмәләргә ныграк тарту, мәдәни чараларның тагын да мавыктыргычрак алымнарын табып эшләү бурычы торуын билгеләп үтәбез. Һәркайсыгызга югары һөнәри осталык, тугрылык белән, җан җылыгызны кызганмыйча фидакарь хезмәт куюыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа уңышлар, гаилә иминлеге, имин тормыш телибез.
Саба муниципаль районы Советы
һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев