Диләрә Кәримова: "Эшемә бик зур җаваплылык белән карасам да, минем өчен гаилә беренче урында"
Дүртенчедә укыганда сыйныф җитәкчесе булган укытучысын соңрак полиция формасыннан күрү һәм аңа соклану Диләрәдә һөнәр сайлаганда төп этәргеч була.
Яраткан укытучысы - балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор Илсөяр Билалованың өстендәге килешле погонлы кием шулай итеп кызның язмышын билгели дә инде.
Диләрә Кәримованың район эчке эшләр системасында хезмәт куя башлавына 26 ел тулган. Шуның 15 елы аттестацияләнгән офицер вазифасында уза. Әлеге вакыт хезмәттә зур тәҗрибә туплап, башкарган эшеңнең бөтен нечкәлеген аңлау, коллективта ныклы белгеч булып танылу өчен җитәрлек чор. Диләрә ханым мисалында да бу нәкъ шулай. Кадрлар буенча баш белгеч вазифасы эчке эшләр системасында бик киң мәгънәгә ия, бик күп вазифа йөкләнгән. Чөнки бирегә эшкә керү теләге белән килгән кеше иң беренче чиратта әлеге бүлмәне шакый. Эчке эшләр органнары сафына басарга лаеклымы икәнлеге нәкъ менә шушы кабинетта, Диләрә Кәримова һәм хезмәттәше Булат Сабировның һөнәри осталыкларына нигезләнеп ачыклана. Әлеге кандидатура хакында мәгълүматлар 3 ай дәвамында өйрәнелә, махсус тикшеренүләр алып барыла. Кадрлар сайлаганда һич тә ялгышырга ярамый. Диләрә ханым да, әлбәттә, үзенең күпьеллык тәҗрибәсенә, юридик белеменә, хатын-кыз тоемлавына таяна. Күзәтүләр тиешле нәтиҗәне биргәннән соң гына начальникка тәкъдим ителә. Шуңа да әлеге системада очраклылар була алмый. "Нинди генә вазифа башкарсалар да, әлеге системада эшләүчеләрне уртак максат - районда иминлек сагында тору бурычы берләштерә. Диләрә Кәримова шәхси состав белән аңлашып, аралашып, һәрберсенә шәхси якын килеп эшли, һәркем белән уртак тел таба. Кадрлар белән нинди генә мәсьәлә килеп туганда да иң зур җаваплылык Булат Сабиров белән Диләрә Кәримовага төшә. Коллективны бербөтен итеп туплауда куйган хезмәтләренә рәхмәтлемен", - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Васил Исмәгыйлов. Куелган тырышлыгың күренә, бәяләнә икән, монысы хезмәттә иң мөһимедер. Биредә эшләүче 65 хезмәткәрне күз уңында тотып, рухи халәтләрен аңлап, бетмәс-төкәнмәс документларны тәртиптә тоту өчен тырышлыкның күп таләп ителүе һәркемгә аңлашыла. Диләрә ханымга еш кына психолог та булырга туры килә. Ашыгып карар кабул итүчеләрне ялгышмаска өндәргә, яңа эшкә керүчеләргә эшнең нечкәлекләрен, тәртип-кагыйдәләрен аңлатырга, дөресен генә әйткәндә, яңача тәрбияләргә кирәк. Һәр хезмәттәшен хөрмәт итүе, эшен яратып, бар йөрәген салып башкаруы һәр сүзеннән аңлашыла.
"Бәлки мин тышкы кыяфәтем белән бераз усалрак та күренәмдер", - ди эчке эшләр капитаны Диләрә Кәримова. - Әмма мин табигатем белән бик нечкә күңелле, хыялыйрак кешемен. Шигырьләр укырга яратам, күңел кылларына кагыла торган шигырь укысам, яисә җыр тыңласам күз яшләренә бик тиз бирешәм. Әмма ир-атлар коллективында башкарган хезмәтем нык характерлы, көчле рухлы булуымны таләп итә. Хезмәттәшләремне бик хөрмәт итәм. Күбесе яшьләр булуга карамастан, миңа килеп эч-серләрен, проблемаларын бүлешүчеләрне күреп, ышанычларын аклый алуыма сөенәм", - ди ул. Ә ышаныч яулау беркемгә дә җиңелләрдән генә бирелми. Хезмәтендә хөрмәтле белгеч булса, өендә кадерле әни, бәхетле хатын ул. "Сабагаз" оешмасында эшләүче ире Хәсән белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Айнур КДПУның музыка факультетын тәмамлап, Казан мәктәбендә музыка дәресләре алып бара. Икенче уллары Алмаз Саба гимназиясендә 9 сыйныфны тәмамлый. Әти-әнисен яхшы билгеләре белән генә куандыра.
- Эшемә бик зур җаваплылык белән карасам да, минем өчен гаилә беренче урында. Мине һәрчак аңлаучы иремә, балаларыма рәхмәтлемен. Алар булмаса, мин бу җаваплы хезмәттә эшли алыр идем микән?! Барлык хезмәттәшләремне дә гаиләләрендә шулай аңласыннар, алар эшкә тыныч күңел белән килсеннәр иде,- ди погонлы ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев