Дуслар! Яңа фотоконкурс! Бу кешеләрне таныйсызмы?
Дуслар! 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан укучыларыбыз арасында бәйге игълан итәбез. Бу юлы исә фотоларны сезнең хозурга үзебез тәкъдим итәчәкбез! :) Сезнең алдыгызда районыбызның мәдәният, сәнгать, спорт, авыл хуҗалыгы, журналистика, медицина өлкәләрендә хезмәт куючы танылган, хөрмәткә лаек ханымнарыбызның кечкенә чакта төшкән фотолары. Сезнең максат - әлеге...
Дуслар!
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан укучыларыбыз арасында бәйге игълан итәбез. Бу юлы исә фотоларны сезнең хозурга үзебез тәкъдим итәчәкбез! :)
Сезнең алдыгызда районыбызның мәдәният, сәнгать, спорт, авыл хуҗалыгы, журналистика, медицина өлкәләрендә хезмәт куючы танылган, хөрмәткә лаек ханымнарыбызның кечкенә чакта төшкән фотолары. Сезнең максат - әлеге ханымнарны танып, безнең "Вконтакте" сайтындагы сәхифәбезгә (https://vk.com/sabatannar) хат юлларга. Дөрес җавап бирүчене бүләк көтә! Әгәр дөрес җавап бирүчеләр күп була икән, җиңүчене "Генератор случайных чисел" программасы ярдәмендә ачыклыячакбыз.
Ай-яй, бүләгебез шәп булачак! Үзе татлы, үзе матуууууур... :) Әлегә анысы сер булып калсын! :)
Сездән дөрес җаваплар көтәбез!
Уңышлар, дуслар!!!
Фото №1. Уртада кем?
Фото №2.
Фото №3.
Фото №4.
Фото №5.
Фото №6.
Фото №7.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев