Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң-иң алдынгылар бүләкләнде

Бөрә буе терлекчеләрне җыйды. Узган атнаның җомгасында районда терлекчеләр слеты узды. Авыл хуҗалыгында хезмәт кешесенең югары дәрәҗәдә хөрмәтләнүен дәлилләүче бер бәйрәм бу.

Терлекчеләребез ел да көтеп ала слетны. Дәртле җырлар, терлекчеләрнең бердәмлеге күңелгә бәйрәм рухы өсти.

Көнне төнгә ялган эшләүче хезмәт ияләрен район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек эше буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин тәбрикләде. Нәҗип Хаҗипов:

-Саба районы терлекчеләренең эш күрсәткечләре республикада беренче бишлектән бер вакытта да төшкәне юк. Район әлеге югары күрсәткечләрегә фидакарь хезмәт ияләре һәм алдынгы технологияләргә нигезләнеп эшләп ирешә. Шуның бер мисалы буларак быел сездә уку-укыту үзәге дә ачылды. Аны алга таба да төрләндереп, үстерү хыялы белән йөрибез. Киләчәктә дә шушы югарылыктан төшмәгез, - дип терлекчеләребезгә Премьер-министр урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шулай ук терлек азыгы культуралары үсеше чорында һава торышының уңай килмәвен искәртеп, быелгы кышлату чорының шактый гына катлаулы көтеләчәген дә әйтеп узды. Шул сәбәпле, алга куйган бурычларны аңлап, технологияләрне үтәп эшләргә чакырды. "Бүгенге көндә әзерләнгән азыкта аксым, каротин 6-7, кайберләрендә 10-12 процентка кимрәк", - дип аңлатты ул. Һәм хезмәт алдынгыларына мәртәбәле бүләкләрне тапшырды.

Җаваплылыгы чикләнгән "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесеннән бозау караучы Лиля Шәяхмәтова, "Саба" җәмгыяте терлекчесе Ания Газизова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. "Курсабаш" җәмгыяте бозау караучысы Айназ Шәйнурова Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш икътисадчысы Илдария Вәлиева һәм "Шытсу" җәмгыяте директоры Флорид Гайнуллинга Саба муниципаль районының Мактау грамотасы тапшырылды. "Курсабаш" җәмгыяте учетчик-лаборанты Борис Рәхимуллинга Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты бирелде.

Бәйрәмдә шулай ук, сыер савуда, терлек карауда алдынгылыкка чыккан терлекчеләр, юбилярлар, ветераннар, терлекчелеккә килгән яшьләр тәбрикләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев