Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игеннәр мул, җыеп өлгер генә

Басу-кырларда урак эшләре дәвам итә. 22 августка район хуҗалыкларында бөртеклеләр чәчелгән мәйданның 45 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән. Иң югары уңыш (35,6 центнер) хәзергә - Сатыш бригадасында.

Район буенча бер гектардан 33,5 центнер уңыш чыга. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында эшләп килүче сыйфат комиссиясе дә үз эшен дәвам итә. 21 августта озак еллар районда агроном вазыйфасын башкарган Николай Дмитриев, күп еллар хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Раиф Шиһабиев, АПК һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллина, районның баш агрономы Ринат Нигъмәтҗанов составындагы комиссия "Саба" җәмгыятенең Тимершык, Явлаштау бригадаларында, "Игенче", "Курсабаш" җәмгыятьләрендә, "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Комиссия Быел урак үзенчәлеклерәк. Игеннәр тигез өлгерми, ашлыкларның дымлылыгы да югары, 17-18 процентны тәшкил итә, шуңа күрә эш бераз катлаулана.

Бөртеклеләр "Явлаштау" бригадасында 530 гектар мәйданда игелгән.

- Уракның 15 процентын төгәлләдек. "Тантана" сортлы арышны 200 гектарда үстердек, 100 гектарын җыеп алдык. Калган мәйданнардагысын "егып" алмыйча булмый, арасында эт эчәгесе үскән урыннар да бар. Уңышы башка еллардагыга караганда куанычлы, гектарыннан 32 центнер чыга. Саламны да җыя башлаган идек, бер басудан пресслап бетердек тә, печәнгә бүлендек. Хәзер пресслап, халыкка өләшәбез, - ди хуҗалык агрономы Алмаз Фазлыев. (Тулы язманы газетабызның 23 август санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев