Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар! Көлке көненә багышланган фото-видео-бәйгенең тавыш бирү этабы башланды!

Кадерле дуслар, "Саба таңнары" 1 апрельгә багышлап шаян фото-видео-конкурс башлап җибәргән иде.

Бүген конкурсның иң "кызу" өлеше - тавыш бирү этабы башланды һәм ул 12 апрельдә тәмамлана. Димәк, сезнең файдага тавыш бирүчеләр армиясен туплап, алга, дуслар, җиңүләргә!

Ә иң күп тавыш җыйган катнашучыны бәйге иганәчесеннән шәп бүләк көтә!

ТАВЫШ БИРҮ ТӘРТИБЕ:
1. Сул як баганада, "Архив" астында (битнең иң астында) катнашучылар язылган. Сез тавыш бирә торган кандидатның исем-фамилиясе кырыенда урнашкан ноктага басарга кирәк.
2. Иң аста "Әйе" сүзе бар. Шуңа басып, тавыш биргәнегезне белдерергә кирәк.(Шуннан соң тавыш кабул ителә.)
3. Тавышны көндә бирергә кирәк. Төрле браузерлардан( интернетка чыгу нокталарыннан) тавыш бирергә була, тик көненә 1 тапкыр кына.
4. Иң күп тавыш җыйган кеше җиңүче итеп санала.
5. Күпме кеше тавыш биргәнен программа үзе саный, "Саба таңнары" редакциясе хезмәткәрләренең катнашы юк.
Башладык! Уңышлар сезгә!

Безнең конкурсантлар:

1.Альберт Мәҗитов

Эт сөйләвен уйга калып
Тыңлап торгандай мәче.
Моңсуланган чакларында
Этме әллә сердәше?

2. Муллахмәт Галиәхмәтов

"Ял көне дә йокларга бирмиләр!!!"

3. Тәнзилә Ахунова

4. Тимур Ханафиев.

1) Хәәәзер, әтисе, балаларны ашатам да, килеп җитәм!..


2) Банка саклаган җиремнән,
Бер адым да артка чигенмәм!

3) Шоферы кайчан чыгар икән?..

5.Ландыш Ибатуллина

6.Рузилә Ганиева

"Зоопарк өйдә безнең, Һәркөн керәм күрергә.
Ике бәкәем берьюлы Үбешергә үрелә...

7. Рияз Никитин, 2 яшь

Кашык тотып кулыма,
Ботка ашарга булдым.
Үзем генә ашаганда,
Тушәмгә дә очкалый.

8.Айгөл Кәримова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев