КИЛӘЧӘККӘ ӨМЕТ БЕРЛӘШТЕРӘ
И.Миңнебаев, җаваплылыгы чикләнгән "Машина-технология станциясе" җәмгыяте директоры: - "Транссервис" җәмгыятенең һөнәри бәйрәмгә хезмәт уңышлары турында агымдагы елның 9 айлык эш күрсәткечләре ачык сөйли.
Уртак тырышлык белән барысы 12,7 миллион сумлык эш башкаруга ирешелде. КамАЗ"ларыбызга эш ел башыннан ук, ягъни кышкы айларда да бетеп тормады. Кар күп яву сәбәпле, коммуналь хуҗалык тармакларына хезмәт күрсәтүгә техникага ихтыяҗ даими булып торды. Хәзерге көндә җәмгыятьнең автомобиль паркында 24 "КамАЗ" машинасы бар.
Моннан тыш махсус техника - трактор һәм комбайннар да ике дистәдән артык. Әмма паркның шактый искергән булуын танырга кирәк. Әйтик, быел "Ягуар" комбайннары унберенче сезоннарын эшләделәр. "КамАЗ"ларыбыз тагын да күбрәк еллар хезмәт күрсәттеләр. Аларның гомерен техниканың көен-җаен яхшы белүче ир-егетләребез озайта. Шоферларыбыз Хәлил Габдрәкыйпов, Муллаәхмәт Габделмәнов, "КамАЗ"лары бик иске булса да, үз хезмәтләренең асылына яхшы төшенгәч, алдынгылыкны бирмиләр. Алар, ягъни Рубит Закиров, Рәис Фәрхуллин Киров өлкәсенең Чекаш авылы янындагы арендага алынган басуда үскән ашлыкны Сабага ташуда үрнәк күрсәттеләр. Барысы 4041 тонна бөртекле культура кайтарылды.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев