Көлке көненә багышланган фото-видеобәйгедә җиңүчеләрне бүләкләдек [фоторепортаж]
Бер минут көлү 1 кило кишер кимергәнгә тиң икән... Яки 15 минут туктаусыз көлсәң, 3 кило авырлыкны югалтасың. Сайтыбызда оештырган фото-видеобәйгегә килгән фотоларны карагач, ничә килога ябыктык икән?!
Хәер, бәйгегә килгән фотолар күпләрнең күңелен күтәргәндер. Тормыш "ай-вай"ларына карамастан, юмор хисен җуймаган әле безнең халык.
Март ахырында saby-rt.ru сайтында Көлке көненә багышлап фото-видеобәйге игълан иткән идек. Барлыгы 20ләп фото, берничә видео кабул итеп алдык, бәйге шартларына туры килгәннәрен сайтыбызда урнаштырдык. Җиңүчене исә сайтыбызга кергән халык үзе сайлады - иң шәп, шаян фотога тавыш бирергә кирәк иде.
14 апрель көнне иң күп тавыш җыйган 3 конкурсантны бәйгебездә актив катнашканнары өчен редакциябезгә чакырып тәбрикләдек. Шулай итеп, конкурста актив катнашкан Ландыш һәм Рүзил Ибатуллиннар (1369 тавыш), Альберт Мәҗитов (1195 тавыш), Тимур Хәнәфиевларга (449 тавыш) бүләкләрне спонсорыбыз - юкә агачыннан төрле йорт җиһазлары, мунча кирәк-яраклары ясаучы Айнур Зарипов тапшырды.
Алтын куллы райондашыбыз - Айнур Зарипов турында МОНДА басып укый аласыз. Остага заказлар Саба районыннан гына түгел, башка район, регион халкыннан да килә. Ул ясаган әйберләр бик үзенчәлекле һәм сыйфатлы, бәяләре дә кибетнекеннән күпкә түбәнрәк.
Ә хәзергә барлык катнашучырага, спонсорыбызга рәхмәт әйтеп, тиздән яңа бәйгегә старт биреләчәген хәбәр итәбез. Гезатебызның saby-rt.ru сайтына кереп, яңалыклар белән танышып барыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев