Республиканың күпчелек районнарында кар, юеш кар, урыны белән яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Юлларда көчле бозлавык саклана. Кайбер районнарда томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Көндез җилнең көчәю ихтималы бар.
Татарстанда һава температурасы төнлә һәм көндез - 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак. Сабада - 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.
27 февральгә каршы төндә бераз гына салкынайта - 2-4 градус салкын булачак.
Нет комментариев