Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комбайннар тик торуына сәбәп булмасын

Саба муниципаль районы башкарма комитеты урып-җыю эшләрен, көзге чәчүне үз вакытында сыйфатлы үткәрү, авыл хуҗалыгы продукциясен югалтусыз ташуны оештыру, азык-төлек иминлеген ныгыту максатында 14 августта 935 санлы карар кабул итте.

Әлеге карар нигезендә предприятие, оешма җитәкчеләренә урып-җыю, көзге чәчү, җирләрне сөрү чорында район авыл хуҗалыгы эшләренә җибәрү өчен йөк автомобильләре, бортлы прицеплар, тракторлар һәм эшче көчләр әзерләргә тәкъдим ителә. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына игеннәрне җыеп алуны тиз арада башкаруга хезмәт ресурсларын (халык, бюджет учреждениеләре) тартырга, ындыр табакларына, ашлык кабул итү пунктларына керү юлларын, күперләрне тиешле хәлгә китерергә, хезмәтне саклау кагыйдәләрен төгәл сакларга, җәмәгать секторын, халыкны терлек азыгы белән тәэмин итү чаралары күрергә тәкъдим ителә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә барлык ресурсларны уракка тупларга, шул ук вакытта параллель рәвештә терлек азыгы әзерләү, фермалар ремонты, көзге чәчүгә җир әзерләү эшләрен дә алып барырга, һәркайда комплекслы урып-җыю отрядлары оештыруны аерым игътибарга алырга кушылды. Ягулык-майлау материаллары булмау, ашлык ташу техникага җитмәү һәм эшне дөрес оештырмау нәтиҗәсендә килеп чыккан башка төрле сәбәпләр аркасында кырда комбайннарның тик торуына юл куелмаска тиеш. Әлеге караның үтәлешенә контрольлек итүне башкарма комитет җитәкче үзендә калдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев