Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

12 сентябрь мөселман дөнья­сында зур бәйрәм - Корбан гаете билгеләп үтелә. Мәчетләрдә гает намазы укылганнан соң күп кенә хуҗалыкларда корбан чалу йоласы башкарылачак.

Корбан чалу - Ибраһим галәйһиссәлам вакытыннан килгән йола. Корбан Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп, Аңа якынаю нияте белән чалына. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: "Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм Корбан чал" ("Кәүсәр" сүрәсе, 2нче аять).
Ел саен корбан чалу түбәндәге шартларга туры килүче кешеләр өчен вәҗиб (тиешле): 1.мөселман булу; 2.акылы камил булу; 3.балигъ яшьтә булу; 4.ирекле булу (әсир, кол, хөкем ителгән булмау); 5.мосафир булмау; 6.корбан чалу көнендә хәлле, нисабы булган кеше булу. (Нисаб - кешенең үзенең һәм аның тәрбиясендә торучыларның, йорт-кирәк ярагы, транспорты, ашамлыгы, киеме җитәрлек булудан тыш 85 гр. артык алтыны яки шул күләмдә акчасы булу һәм бурычы булмау. 2016 елда нисабның күләме ТР Диния Нәзарәтенең казыйлар һәм Голәмәләр Шурасында 24 мең сум дип билгеләнде).
Матди мөмкинлеге булган мөселманга Корбан гаете намазыннан соң, үз исеменнән Корбан чалып гаиләсен һәм фәкыйрьләрне хөрмәт итү тиешле. Корбанлык малны гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә, кояш баеганнан соң, чалу инде дөрес булмый. Берәү корбанлык табалмыйча, йә булмаса, җае килмичә мал чалалмыйча калса, ул кеше мал бәһасен садәка итеп өләшергә тиеш. Әгәр гаиләсенең хәле авыр икән, корбанны тулаем уз гаиләсенә генә дә тота ала. Корбанны 3 өлешкә бүлеп 1 өлешен үзенә, 1 өлешен якыннарына, калган 1 өлешен мес­кен факыйрьләргә өләшсә бигрәк тә күркәм булыр.
Корбанлык өчен куй, сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек пар тояклы хайваннар гына чалына. Ат кебек хайваннарны, тавык, каз кебек кошларны корбан итү ярамый. Куй, сарык, кәҗә- бер кеше исеменнән, ә сыер, дөя - 7 кеше исеменнән чалына. Корбанлыкның бөтен әгъзалары камил, сәламәт, кимчелексез булырга тиеш.
Корбанлыкның хуҗасы: «Йа, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган на­­­маз­ларыбыз, чалган кор­баныбыз - барысы да Синең р­изалыгың өчен генә,
Синең һич тиңдәшең юк», - дип әйтә.Хайванны чалыр алдыннан корбанлыкны суючы түбәндәгене уку тиеш:
«Йа, Раббым, Синең риза­лыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», дип, үткен пычак белән, «Бисмилләәһи, Аллааһү әк­бәр», дип малны чаласың.
Корбанның тиресен яки шул тиренең бәясен фәкыйрь кешегә сәдака итеп бирү изге эш санала. Тирене сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту ярамый, әмма сатмыйча күн яки тун тегү рөхсәт ителә.Кор-банга чалырга дип ниятләгән хайваннарның йонын алмасаң -әйбәтрәк. Инде йоны алынган икән, аны үз гаиләңдә генә файдалану шарт, аның бер учы да сатылырга тиеш түгел. Йә сатып -акчасын, йә йон килеш сәдака итеп бирсәң - ярый. Корбан чалучы тәһарәтле һәм һичшиксез, госелле булырга тиеш. Иртәгә гает дигән көнне барыбыз да госелләнәбез(авыз борыннарны чайкап бөтен тәнне су белән юу госел дип атала).
Инде кемдер вафат булган әнисе, йә булмаса, әтисе өчен корбан чала икән: фәлән улы фәләннең, фәлән кызы фәлән рухына савап өчен чалынган корбаны, дип әйтергә кирәк. Ләкин исән кешеләр белән бергә, әйтик, сыер чалганда мәрхүм булган кеше өчен корбанга кушылу ярамый.
Аллаһы Тәгалә Корбан гаетен хәерле гамәлләр кылып уздырырга барыбызга да насыйп итсен һәм чалган корбаннарны кабул кылсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев