Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Котлы булсын Сабантуйлары!

Хөрмәтле райондашлар! Кайткан кунаклар! Сезне ихлас күңелдән милли бәйрәмебез Сабантуй белән тәбрик итәбез.

Бу борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм - халкыбыз тормышында зарыгып көтеп ала торган зур вакыйга. Туган тел, газиз җырлар кебек, Сабантуйлары гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан. Сабантуй бәйрәме безнең милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыра. Милләттәшләребезнең якты йөзе, дустанә мөнәсәбәте олысын- кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыя. Бу әле көч-гайрәттә, җитезлектә, тапкырлыкта ярышып үзеңне күрсәтү, яңа талантлар ачу да. Сабантуйлары Җир-ананың уянуын гәүдәләндерә, игенче хезмәтен данлый, татар халкының үзенчәлекле бай мәдәниятен, кунакчыллыгын һәм башка асыл сыйфатларын күрсәтә.
Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәмгә хезмәт бүләкләребез, башкарган эшләребез күп һәм алда безне яңа куанычлы мәшәкатьләр көтә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында җаваплы чор- зур оешканлык белән терлек азыгы әзерләү бара. Гомумән, җәйге чорда терлекчелек продукциясен мул җитештерү өчен мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. 2017 ел бурычларын уртак тырышлык белән уңышлы үтәп чыгарбыз дигән ышаныч белдерәбез.
Хөрмәтле райондашлар, бәйрәм кунаклары! Сезне Сабантуй белән чын күңелдән котлыйбыз һәм Бөрә буена бәйрәмгә чакырабыз. Бу - дуслар, туганнар белән очрашу, ата-бабаларыбызның милли гореф-гадәтләрен искә алу, ял итү өчен иң кулай мөмкинлек. Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Балаларыбыз да, өлкәннәребез дә сау-сәламәт булсыннар. Быелгы җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап калыйк, басу- кырларыбызда мул уңыш үстерик. Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме тормышыгызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев