Кыр эшләре башланды [+фоторепортаж]
Район буенча быел язгы кыр эшләрен 24 мең гектар мәйданда башкару ниятләнә. Хуҗалыкларда күпьеллыкларны тырмалау, тукландыру, орлык агулау эшләре башланып китте.
"Саба" җәмгыятенең Сатыш, Кибәче, Явлаштау бригадалары, "Нырты", "Туган як", "Курсабаш", "Шытсу" җәмгыятьләре күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм уҗымнарны тукландыру эшенә беренчеләрдән булып кереште.
16 апрельдә "Шытсу" хуҗалыгында район хуҗалыкларының агрономнары, агулау машинасы машинистлары катнашында һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җитәкчелегендә гамәли сөйләшү узды. Биредә янә бер кат орлык агулау хезмәтенең үзенчәлекләре, агу-химикатлар белән эшләүгә куелган таләпләр, хезмәт куркынычсызлыгы буенча билгеләнгән тәкъдимнәр һәм башка мәсьәләләр каралды. Киңәшмә эшендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашты. Эш кешесенә уңай шартлар тудыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу юнәлештә "Шытсу" хуҗалыгы уңай яктан күрсәтелде. Сөйләшүдә орлык агулау агрегатларына, агу сиптергечләрнең әзерлеге һәм төзеклегенә дә зур игътибар бирелде.
Быел район кырларында яңа төр - люпин, вика һәм соя культуралары игү күздә тотыла. Люпин моңарчы 60-70 гектарда үстерелсә, быел аның мәйданнарын 350гә үк җиткерергә планлаштыралар. Вика культурасы да 150 гектарга чәчеләчәк. Әлеге культуралар пар җирләренә чәчелеп, уңышын көзен бөртеккә суктырып алуны исәп тота. Кузаклы культураларның мәйданнарын арттыруның максаты - малларның рационын протеин, аксымга бай ризыклар белән тулыландыру.
Аксымга бай культурадан борчак 2500 гектар мәйданда игеләчәк. Моңарчы сыналган "Венец", "Таң", "Варис", "Ватан" сортларыннан тыш, "Усатый кормовой" сортын да сынап карау күздә тотыла. Бөртеклеләрдән югары репродукцияле орлык чәчеп, мул уңыш алу игенчеләр алдына куелган төп бурыч. Шул максатны күздә тотып "Урта Саба" хуҗалыгыннан - 150, "Юлбат"тан - 160, "Саба" җәмгыятеннән - 420 тонна элиталы чәчүлек орлыклар хуҗалыкларга таратылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев