Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лаеклы делегатлар сайладык

Казанда апрель аенда узачак Татарстан халыкларының өченче съездында безнең районнан 7 делегат катнашачак. Делегатлар район иҗтимагый со­ветының киңәйтелгән утырышында сайланды. Утырышны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Зарипов алып барды. Советның, башкарма советның җитәкчелек составы, авыл җирлекләре башлыклары, дини оешмалар вәкилләре катнашында районда милли концепциянең...

Казанда апрель аенда узачак Татарстан халыкларының өченче съездында безнең районнан 7 делегат катнашачак.

Делегатлар район иҗтимагый со­ветының киңәйтелгән утырышында сайланды. Утырышны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Зарипов алып барды. Советның, башкарма советның җитәкчелек составы, авыл җирлекләре башлыклары, дини оешмалар вәкилләре катнашында районда милли концепциянең тормышка ашырылуы, милли мәгарифнең торышы, милли традицияләр һәм мәдәният турында сөйләшү булды. "Татарстан Республикасында милли концепцияне тормышка ашыру кысаларында Саба районында да җирле үзидарәләрнең һәм мәдәният учреждениеләренең турыдан-туры катнашында этникара багланышларны гармонияләштерүдә, этномәдәни юнәлештә шактый уңышлы эш башкарыла. Районда милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклылык, төрле конфессияләр вәкилләренең хез­мәт­тәшлеге белән характерлана. Милләтара һәм конфессияара мө­нәсәбәтләр үзара ышанычка һәм их­тирамга нигезләнгән. Төрле мәдәният һәм дин вәкилләренең күп еллар дәвамында бер гаилә булып яшәү нәтиҗәсендә формалашкан күршелек традицияләре хәзер дә саклана. Районда "2014-2020 елларда дәүләт милли сәясәтен тор­мышка ашыру буенча муниципаль программа" кабул ителде. Максаты - районда милли сәясәтне тормышка ашыру, этникара һәм конфессияара татулыкны саклау, кон­фессиональ нигездә килеп туарга мөмкин булган конфликтларны кисәтү. Программа актив гамәлгә ашырыла, мәгълүматлар район сай­тында урнаштырыла. Съезд күп милләтле респуликабызда һәм районыбызда яшәүче халыклар дуслыгын ныгытуда, этникара татулык, халыклар бердәмлеге традицияләрен саклау һәм үстерүдә тагын бер җитди адым булырга тиеш ",- дип сөйләде Фәрит Зарипов. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров милли белем бирү системасын үстерү перспективалары һәм проблемалар белән таныштырды, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин милли һәм ди­- ни­ мәдәни чаралар уздыру, мил­ли мәдәниятне пропагандалауда барлык халыкларның культура эле­ментлары кулланылуы турында сөй­ләде.

Мөһим мәсьәләләрнең берсе - съездга делегатлар сайлау иде. Әлеге көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сүз алып, Саба районыннан тәкъдим ителгән делегатлар исемлегенең башында Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов торуын бәян итте һәм аның биографиясе, Саба районындагы хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды. Иҗтимагый совет әгъзалары тагын 6 кеше өчен тавыш бирде.

Исемлектә сәнәгать, медицина, мәгариф, спорт өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар бар. Барысы да шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив, кыс­касы, лаеклы кешеләр: Президент Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы Римма Закирҗанова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, Шәмәрдән лицее укытучысы Лариса Вәлиева, "Олимп" яшьләр-балалар спорт мәк­тәбе директоры Рифат Хисамов, педиатр Эльвира Ибәтуллина, Саба урман хуҗалыгы инженеры Дамир Сафин. Әлеге съезд республика тормышында мөһим роль уйнаячак.

Утырыштан соң Татарстан ха­лыкларының III Съездында районнан тәкъдим ителгән делегатлар белән аралаштык.

Лариса Вәлиева:

Съезд - безнең өчен дә мөһим вакыйга, халыклар дуслыгы бәйрәме. Әлеге чара алга таба үсәргә, яңа проектлар өстендә эшләргә этәргеч бирә. Съездда алган тәэсирләремне, ишеткән яңа фикерләрне хезмәт­тәш­ләрем, шәмәрдәнлеләр белән бик теләп уртаклашачакмын.

Римма Закирҗанова:

-Съездка барачагымны шатланып кабул иттем. Башлангычта белем биргән укучым - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны якыннан күреп, чыгышын тыңлап тагын хозурланачакмын, димәк. Безнең Шәмәрдәндә, Аллага шөкер, төрле дин вәкилләре дә, милләтләр дә үзара дус-тату яшиләр. Әгәр дә җирлектә милләтләр, диннәр арасында килешү булмаса, бу җирлекнең киләчәге булмас иде. Республика җитәкчелеге моны яхшы аңлап, дуслык-татулык җепләрен ныгытуга игътибарны тагын да арттырачагына ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев