Марат Йосыпов, район үзәк хастаханәсе баш табибы: “Коллективымны кечкенәдән беләм“ [+фото]
Марат Йосыпов, район үзәк хастаханәсе баш табибы: -Район үзәк хастаханәсе бүлекләрендә, поликлиникада, авыл фельдшер-акушерлык пунктларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүче барлык медицина хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Аеруча бәйрәм көнендә дә авырулар янәшәсендә торучы табибларга һәм шәфкать туташларына ихлас теләкләрем барып ирешсен. Иң җылы сүзләремне авыл...
Марат Йосыпов, район үзәк хастаханәсе баш табибы:
-Район үзәк хастаханәсе бүлекләрендә, поликлиникада, авыл фельдшер-акушерлык пунктларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүче барлык медицина хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Аеруча бәйрәм көнендә дә авырулар янәшәсендә торучы табибларга һәм шәфкать туташларына ихлас теләкләрем барып ирешсен. Иң җылы сүзләремне авыл фельдшерларына, хезмәт күрсәтүче персоналга, хастаханәләрдә ашарга пешерүчеләргә, санитаркаларга, машинаны йөртүчеләргә дә әйтәсем килә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан сәламәтлек саклау министры, шәхсән үзем исемемнән һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, гаилә бәхете, балаларының үсүләрен күреп, үз куллары белән олы тормышка озатып җибәрүләрен телим. Алда куелган бурычларны лаеклы рәвештә үтәп чыгачакларына олы ышанычны белдерәм.
Район үзәкләрендә ке-ше күп йөри торган урын мәдәният йортлары да, спорт заллары да түгел, поликлиникалар булып кала. Саба үзәк хастаханәсендә дә көн саен 500ләп кеше табибларда кабул ителүдә була. Коридорлар сәгать 2ләргә бушап кала. Димәк, авыруларга диагноз куелган, дәвалау билгеләнгән дигән сүз. Стационарда исә быел 5 айда 2149 кеше дәвалау курслары узган. Медиклар өчен барысының да терелеп чыгуы мөһим. Баш табиб Марат Йосыповның шул максаттан палатадагы авыруларны йөреп чыкканын көткән арада сәгать телләре 12не күрсәтә иде инде. Медицина хезмәткәрләре көнен беренче тапкыр Сабада җитәкче вазифасында билгеләп үтүен истә тотып, сорауларның күбесен аңа бирдек.
-Хастаханәдә мин яңа кеше саналсам да, инде эшкә билгеләнгәнемә 11 ай вакыт узып та киткән,- диде Марат Рафаэль улы.- Сабада үскән егет булганга, коллективтагы күп кешеләр белән таныш. Бу бер яктан җиңелрәк, икенче яктан авыррак та. Кыен, чөнки якын кешене ачуланып булмый һәм, әлбәттә, персонал үзен нинди дә булса чара күрерлек хәлгә җиткерергә дә тиеш түгел. Икенче яктан, җиңелрәк, чөнки коллективтагыларның байтагын кечкенәдән беләм, кем нинди эшкә сәләтле икәнлеген дә күрәм. Хәзер корпоратив рух, бер команда булып эшләү дигән төшенчә керә. Горизонтка бер нокта куеп, шуңа таба коллектив белән бергә, кулга-кул тотышып, бер уйда булып барырга тиешбез. Әгәр хезмәт кешесе больничныйда икән, ул эшкә чыкмый, әби-бабай хастаханәдә ятса, ул оныкларын тәрбияләшә, малын-туарын карый алмый дигән сүз. Шуларга икътисадый яктан карап, акча эквивалентына әйләндерсәк, җәмгыятькә бездән дә күбрәк файда китерүче оешма сирәктер. Шуны яхшы аңлаган Президентыбыз, безнең министрлык, район хакимияте, сәламәтлек саклау өлкәсенә йөз белән борылып, зур булышлык күрсәтәләр. Яңа аппаратура кайтамы, ремонт буламы, якты, җиһазлы бүлмәдә авыруларны кабул итү җиңеләя. Шушы җиһазларны, курсларда алып кайткан белемнәребезне эштә куллана алсак, без, русча әйткәндә, молодец коллектив булып чыгабыз.
-11 айда ниләр эшләргә өлгердегез?
-Шушы кыска гына вакытта аз эшләнде, димәс идем. 2016 ел нәтиҗәләре начар булмады. Укыйсы кеше укып чыга алды, яңа табиблар, дәүләт программалары, Президент грантлары белән кызыксынып яшьләр эшкә кайтты. Сигез табиб арасында яшь булса да ике тәҗрибәле белгеч - кардиолог һәм уролог-онколог та бар. Учреждение табиблар белән тулысынча комплектланган диясе килә. Әмма штат буенча каралган функциональ диагностика табибы, психиатр-нарколог, неонатолог урыннары бар. Аларны эшкә көтәбез. Күп җиһазлар, шул исәптән лазерлы урология комплексы алынды. Шәмәрдәндә гемодиализ бүлегендә башланган ремонт ахырына якынлаша, яңа аппаратуралар кайтарыла башлады һәм җиһазлау җәй ахырына төгәлләнәчәк. Ремонт эше Лесхоз амбулаториесендә дә алып барыла. Ике басу Арташта модульле ФАП төзелә. Баш миендә кан әйләнеше бозылуы авыруларын дәвалау үзәге төзелеше дә башланыр дип ышанабыз. Быел барып чыкса, хастаханәгә рентген, реанимация, анестезиология һәм лор юнәлеше буенча да аппаратлар алырга ниятебез, томографны яңарту теләгебез бар. Чиратны киметү максатында түләүле хезмәттән файдаланучыларга, призывникларга анализга кан бирү өчен аерым кабинет булдырдык. Бу яктан табибка күренергә электрон формада язылу да нәтиҗәле. Хәзер пациентларның 73 проценты шулай эшли дә.
-Якташларыгызга теләкләрегез.
-Беркем дә чирләмәсен иде, иң зур бәхет - саулык, сәламәт булсыннар.
Хастаханәдә 2619 кеше диспансерлаштыру узган. Бу быел медицина тикшерүе узарга тиешле кешеләрнең яртысы гына әле. Диспансерлаштыру вакытында 1 кешедә рак, 15 кешедә - кан һәм кан әйләнеше, 28 кешедә - эндокрин системасы (шул исәптән бишесендә - диабет), 5 кешедә - ашказаны эчәк, 25 кешедә сидек юллары авырулары табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев