Миңгәрдә Шәүкәт Биктимеров музее эшли [+фотолар]
Китап сүзен әйтүгә, күпләр, китап укучы юк хәзер, дияргә ярата. Әмма моны һич кенә дә китап дөньясында кайнаган, шундагы геройлар рухында яшәүче укучылар әйтми.
Билгеле, китап укучыларның күплегендә китапханәчеләрнең дә тырышлыгы зур. Алар укучының рухын баету, дөньяга карашын яктырту максатыннан нинди генә чаралар уздырмыйлар. Кайбер китапханәләр каршында хәтта музейлар да эшли.
-Миңгәр авыл китапханәсендәге бай мирас тупланган бу бина яңа форматтагы китапханә дип йөртелә. Китапханә эчендә музей булу халыкны да җәлеп итә, тарих та саклана. Республика тарафыннан иҗат берләшмәләренә булышлык итү максатыннан оештырылган грант бәйгедә Саба үзәк китапханәсе "Әлмәндәр эзләре буйлап" проекты белән катнашып, 300 мең сум грант откан иде. Шул акчага милли музей белгечләре белән берлектә Шәүкәт Биктимеровның туган авылында 1нче экспозицион музей-бүлмәсе эшләнде. Биредә Шәүкәт абый яшәгән төп йорттагы шәхси әйберләр урнаштырылды. Аларга милли музей белгечләре реставрация ясады. Проектны дәвам итү максатыннан, кабат грант алуда катнашып, 350 мең сумга 2нче экспозицион бүлмә эшләнде. Әлеге бүлмәдә китап киштәләре белән берлектә мини-сәхнә, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклендәге декорация өлешләре урнаштырылды, артистларның костюмнары куелды. Күргәзмә-витриналарда артистның тормыш, иҗат юлын чагылдырылган шәхси әйберләре, фото, документлар урнаштырылды. Проектның максаты: данлыклы якташыбызның истәлеген яңарту, саклау, буыннан-буынга тапшыру, - ди район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлсем Батырханова.
Музей-бүлмә 2013 елда ачыла. Балачагы узган якты тәрәзәле авыл йорты, алсу төстәге кашагалы чаршау эленгән тимер башлы кровать, челтәр бизәкле урын япмасы, аның янәшәсендәге түгәрәк өстәл, шул чор балта осталары гына ясаган түгәрәк башлы агач урындык, дивардагы күкеле сәгать… Болар бар да Шәүкәт аганың балачагына алып кайта һәм танылган артистның аклык, яктылык мохитендә үскәнлеген тоясың. Әлмәндәр карт образындагы серле, хәйләкәр елмаюы гына да никадәр самимилек, гадилек, яхшылык сибеп тора актерның.
-Биредә иң кадерле экспонат дип берсен дә аерым әйтә алмыйм, безнең өчен бар нәрсә дә кадерле, - ди китапханәче Ләйсән Заһирова.
Шәүкәт Биктимеров язмышы китапларга нык бәйле. Аның бай шәхси китапханәсен дә музейда күрергә, китапларын укырга мөмкин. 2нче экспозицион бүлмәдә грим буяуларын, Әлмәндәр карт ролен башкаргандагы күлмәген, сакалын да күрергә мөмкин. Әйтерсең лә, спектакль тәмамлангач сакал-мыекны салып куйган да, туган авыл урамына кереп киткән Шәүкәт ага. Кызганыч, чынбарлыкта алай түгел... Танылган артист, якташыбызның вафатына да 28 майда 5 ел була.
-Укучылар онытмый Шәүкәт абыйны, үзебездән дә, күрше авыл мәктәбеннән дә киләләр. "Мәдәни көндәлек" кысалары буенча гаиләләре белән килүче әти-әниләр дә күп. Актерлык буенча диплом эше язучылар да килә. Кызыксынучыларны көтеп калабыз, - ди Ләйсән ханым.
Шәүкәт аганың рольләре генә түгел, истәлекләре, музее да яктылык өләшә. Музей-бүлмәнең рухы тыйнак, әмма бай. Якты кешедән якты эз калуы бәхәссез.
Зәмирә Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев