МИЛЕК САГЫНДА – 60 ЕЛ
Быел 29 октябрьдә Эчке эшләр министрлыгы системасында халык хуҗалыгы объектларын килешүләр нигезендә саклаучы ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылуга 60 ел тула. Бу дата милек сагында торучыларның һөнәри бәйрәме буларак билгеле һәм быелгысы юбилей буларак аеруча истәлекле. Районыбызда сак бүлекчәсе соңрак - 1965 елның 1 декабрендә оештырыла. Аңарчы Саба районына Кукмара...
Быел 29 октябрьдә Эчке эшләр министрлыгы системасында халык хуҗалыгы объектларын килешүләр нигезендә саклаучы ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылуга 60 ел тула.
Бу дата милек сагында торучыларның һөнәри бәйрәме буларак билгеле һәм быелгысы юбилей буларак аеруча истәлекле. Районыбызда сак бүлекчәсе соңрак - 1965 елның 1 декабрендә оештырыла. Аңарчы Саба районына Кукмара сак бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Димәк, бүлекчә инде 47 елдан бирле район үзәгендәге оешма-предприятиеләргә һәм учреждениеләргә ышанычлы хезмәт күрсәтә. Сабадагы сак бүлекчәсенең беренче башлыгы өлкән милиция лейтенанты Рәшит Гатиятов була. Ярты гасырга якын вакыт эчендә райондагы дәүләт һәм милекнең сакланышын тәэмин итүдә зур эш башкарыла, күп җинаятьләрнең эзенә төшелә.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
А.Галиев,
ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы,
полиция подполковнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев