Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нәүрүз ярминкә белән килде [+фоторепортаж]

Узган атнаның якшәм­бесендә район үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре катнашында узган язгы яр­минкә үзе бер бәйрәм төсмере алды. Сәүдә нокталарындагы күңеллелек, мәдәният йортыннан яң­гыраган дәртле музыка, сабалыларның бер-берсе белән хәл-әхвәл белешеп күрешүе мәйданга бәйрәм халәте таратты.

Иртәнге сәгатьләрдән ха­лык азрак күренсә дә, референдум уза торган участоклар аша, тавышларын биреп килә торгач, активлашып китте. Сатуда авыл хуҗалыгы продукциясе белән беррәт­тән, шәхси хуҗалык товарлары, урман хуҗалыгы һәм төзелеш материаллары, тимер эшләнмәләр белән сату итүчеләр дә шактый иде. Сатып алучылар арасында күпчелек чиратлар ит сатучылар янында тезелде. Базар булгач, базар. Сатып алучыны җәлеп итү өчен бәядә дә төрлелек күзәтелә. Мисалга, тере үлчәмдәге сарыкның бәясе бер урында 150 сум булса, икенче сәүдәгәрдә 140 сум. Бозау итен өч төрле бәягә - 270-280-285 сумнан тәкъдим иттеләр. Сарык итенең килограммы 270-280 сум белән бәяләнде. Ашлык, печән-салам, бә­рәңге бе­лән сатып итүчеләр дә берникадәр табыш алгандыр, мөгаен. Кыш үзен сиздергән: кош-корт, мал тотучылар печән-салам, бөртеклеләрне бик тиз үз итте. "Юлбат" һәм "Мичән" хуҗа­лыгы печән-салам, ар­­­па, бодай, "Шытсу" җәм­­гыяте тере үлчәмдә кило­граммы 150 сумнан бәрәннәр белән сату итсә, "Мөхәммәтшин" крес­ть­ян-фермер хуҗалыгы дистәсен 50 сумнан тавык йомыркалары алып килгән. Бал, яшелчә, камыр ризыкларын да халык яратып сатып алды. Оста куллы ир-егетләр кошларны да онытмаган. Сыерчыкларга оя ясап алып чыкканнар. Кош ояларының төрлелегенә карап, 300-350 сумга сатып алырга мөмкин иде.

(Фотоларны шушы ссылкалар буенча карый аласыз: Нәүрүз Ярминкә)

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев