Пандусны – әйдә, ярарга
3 декабрь - календарьның үзенчәлекле датасы. Районда игълан ителгән инвалидлар ункөнлеге дә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүне күздә тота.
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә расланган чаралар планы нигездә социаль яклау идарәсе, "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, инвалидлар оешмасы, РФ Пенсия фондының район идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла. "Ункөнлекнең чаралар планы нигезендә өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе бездә исәптә торучы балачактан инвалид өлкәннәргә күчтәнәчләр өләшергә әзерләнә. Атналык кысаларында балачактан инвалид 23 ялгыз әби-бабайны Шәмәрдәндәге тернәкләндерү бүлегендә дә ял иттерү каралган. "Игелекле телефон" акциясе дә дәвам итә. Шәмәрдәндә яшәүче II төркем инвалид Сәвия Муллиевага министрлык җибәргән телефон тапшырылачак",- ди "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Р.Равилин. Әлбәттә, кайгырту ункөнлек белән генә чикләнми. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр график нигезендә күрше районнардагы тернәкләндерү үзәкләрендә ял итә, Социаль иминият фонды аша республика шифаханәләрендә сәламәтлеген ныгыта.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Ф.Мавлетов.
Н.Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев